Татарстанның халык шагыйре Зиннур Мансуров үзенең 75 яшьлек юбилеена багышланган иҗат кичәсен Тинчурин театры бинасында нәкъ менә 18 ноябрь көнне үткәрде.
«Үткән гасыр башында бу бина «Новый клуб» буларак хезмәт иткән. 1910 елның яңа стиль белән нәкъ 18 ноябрендә, димәк, бүген, биредә классик драматургыбыз Галиәсгар Камалның иҗат кичәсе үткәрелгән. Анда безнең бөек Тукаебыз да катнашкан. Ул алдагы рәттә утырган», – дип аңлатты ул кичә азагындагы чыгышында.
«Бу бинада, димәк, Тукай рухы йөри, аның тавышы, димәк, бу бинаның диварларына сеңгән. Ул тамаша барышында халыкка кушылып тамагы карлыкканчы: «Яшәсен татар әдәбияты!
Яшәсен миллият!» дип кычкырган. Мин дә бүген дә тамагым карлыкканчы бөек Тукаебызның шушы сүзләрен кабатларга әзермен: Яшәсен татар әдәбияты! Яшәсен миллият!» – дип тәмамлады ул сүзләрен.Татарстанның халык шагыйре Зиннур Мансуровның иҗат кичәсе аның шигырьләреннән һәм аның сүзләренә язылган җырлардан төзелгән иде. Шулай ук шагыйрь турында төрле чорларда әйтелгән фикерләрнең видеоязмалары кулланылды. Тамашачы шул исәптән шагыйрь Зөлфәт, галим Әнвәр Хәйри һәм башкаларның тавышын ишетә алды.
«Шәп шагыйрь турында сөйләве рәхәт. Зиннур Мансуров, әлбәттә, иң беренче нәүбәттә шагыйрь. Зур хәреф белән языла торган шагыйрь! Әле санап тордым – без аның белән 1979 елда танышканбыз икән, димәк, 45 ел узган. Ул вакытта ук миңа Зиннур Мансуров олпат, сүзен үлчәп сөйли торган карт кеше булып тоела иде. Аңа ул вакытта 30 гына яшь булган», – дип искә алды сәхнәгә юбилярны котларга чыккан Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла.
Ул Зиннур Мансуровның туган көне җәен булуын искәртеп, аңа Фәрит Мөхәммәтшинның «Ватан алдындагы казанышлары өчен» орденының медален тапшыруын, Язучылар берлегенә дә котлануын әйтте. Шагыйрьгә сәхнәдән чигешле түбәтәй тапшырды.
«Зиннур абый үзебезнеке, тумышы белән генә түгел, җаны-тәне, иҗаты белән Мамадышныкы. Ул танылган татар шагыйре, бөекләрнең берсе дип тә әйтәсе килә. Шуңа ул безнеке генә түгел, татар халкыныкы», - диде юбилярны котларга сәхнәгә чыккач Мамадыш районын Мәдәният идарәсе башлыгы Степан Спиридонов.
Ул район башлыгы Вадим Никитин һәм бөтен район халкы исеменнән сәламнәр җиткерде. Район исеменнән шагыйрьгә бүләкләр һәм Мамадыш районы медале тапшырылды.
Сценарийны шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин төзегән, режиссер – Лилия Әхмәтова. Кичәдә Камал һәм Тинчурин театры артистлары, Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең Опера студиясе солистлары катнашты.
- Шагыйрь, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Зиннур Мөҗип улы Мансуров 1949 елның 15 июлендә Татарстанның Мамадыш районы Түбән Ушмы авылында колхозчы гаиләсендә туа.
- Матбугаттагы хезмәтен «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасының әдәбият-сәнгать бүлегендә махсус хәбәрче (1975-1983) эшеннән башлый. «Казан утлары» журналында сәнгать бүлеге мөхәррире (1983-1986), аннары дүрт ел Татарстан радиосында сәнгать тапшырулары программаларының баш редакторы хезмәтендә. Узган гасырның туксанынчы еллары башында, язучыларның XII корылтаенда сайланган идарә әгъзасы буларак, З.Мансуров берничә ел Язучылар берлеге идарәсе рәисенең урынбасары булып эшли. 1995-2015 елларда —«Мәдәни җомга» газетасының баш мөхәррире.
- Шагыйрь 1994 елдан «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем йөртә, 2005 елда аңа һ.Атласи исемендәге әдәби бүләк бирелә, 2009 елда ул Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.
Свежие комментарии