ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгын 35 яшьлек юбилее белән котлады.
«Бу еллар дәвамында «Татар-информ» республиканың әйдәп баручы мәгълүмат ресурсына гына түгел, ә дәүләт хакимияте органнарының Татарстандагы мөһим социаль-икътисади үзгәрешләр турында халыкка мәгълүмат бирү эшендәге ышанычлы партнерына да әйләнде.
ТР Хезмәт министрлыгы белән «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы арасында җылы дустанә мөнәсәбәтләр булу сөендерә», - дип хәбәр итте ул.Зарипова социаль тематика, халыкны эшкә урнаштыру һәм мәшгульлек программалары профессиональ рәвештә яктыртылуын билгеләп үтте.
«Сезнең эшегез нәтиҗәсендә республика халкы социаль ярдәм чаралары, законнардагы үзгәрешләр, һөнәри үсеш өчен яңа мөмкинлекләр турында һәрвакыт оператив һәм дөрес мәгълүмат ала. Агентлык коллективына иҗади уңышлар, кызыклы мәгълүмати сәбәпләр һәм рәхмәтле аудитория телим», - дип йомгаклады Зарипова.
Наталья Рыбакова
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии