На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...

WSJ: Иран АКШ санкцияләрен йомшартканда атом-төш программасын чикләргә әзер

Иран Кушма Штатлар тарафыннан санкцияләрне йомшартуга алмашка 2015 елгы килешү буенча уранны «баету» күрсәткечләренә кайтырга әзер. Бу хакта The Wall Street Journal газетасы Омандагы Америка-Иран сөйләшүләре барышы белән таныш чыганакларга сылтама белән яза.

Ислам Республикасы рәсми затлары сүзләренчә, Тәһран Вашингтоннан аның икътисадын параличлаган санкцияләрнең йомшартуын көтә.

Моннан тыш, Иран Ислам Республикасы чит илдә туңдырылган миллиард долларлар белән исәпләнгән активларга керү мөмкинлеге алырга һәм үз нефтен сатып алучы Кытайга басымны туктатырга тели, дип сөйләделәр Иран һәм гарәп илләре түрәләре.

Иран алмашка 2015 елгы Вена атом-төш килешүендә каралган уранны «баюту» дәрәҗәсенә кайтырга әзерлеген белдерде, дип хәбәр иттеләр Иран һәм алар белән аралашкан Европа рәсми затлары.

Ссылка на первоисточник
наверх