На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Россия Герое Рөстәм Сәйфуллин: Машина, йорт, фатирны сатып алып була, ә гаиләне булмый

Казанда яшьләр оешмалары активистлары Россия Герое Рөстәм Сәйфуллин белән очрашты. Россия Герое үз мисалында гаилә кыйммәтләре турында сөйләде.

«Менә мин госпитальдә ятам, аяклар юк. Ярты ел мин ятып кына тордым, 10 ай юынмадым, 14 операция кичердем. Елап утырыйммы? Аннан аяклар үсми бит. Мин – өч бала әтисе.

Машина, йорт, фатирны сатып алып була, ә гаиләне булмый. Сезнең бурыч – гаилә кору», – дип сөйләде ул яшьләргә.

Рөстәм Сәйфуллин 2022 елның май аенда Чернигов юнәлешендә хәрәкәт иткәндә яралана.

«Мин 10 майда яраландым. Безнең өч бала да – мәктәп укучысы. Тормыш иптәшем балаларны әби-бабаларына илтте дә, минем янга хастаханәгә килде. Август ахырына кадәр ул минем белән булды. Мин атнасына 2-3 операция кичерә идем, барысын да гомуми наркоз белән ясадылар. Наркоздан айныганда акча да, медаль дә кирәкми, яныңда биттән сыйпап торучы булу кирәк. Шул вакытта яшисе килә. Гаилә – изге төшенчә», – дип сөйләде ул.

Хәзер ул гаиләсе белән Төмәндә яши. «Бу безнең 12нче күченү булды. Күченеп йөрүләр арасында өч бала туды. Олы кызыбыз Ставрополь краенда дөньяга килде, икенче кызыбыз мин Чечняда хезмәт иткәндә туды, улыбыз Владикавказда туды», – диде ул.

Аның тормыш иптәше Наталья танышу тарихын сөйләде. Алар Чечняда танышкан. «Мин дә хәрби кеше, финанс хезмәтендә эшли идем. Барлык хәрбиләр кебек без дә хәрби әзерлек үтәргә тиеш идек, окоптан атарга өйрәндек. Өйрәнүләрнең берсендә Рөстәм җитәкче иде. Без окопта таныштык. Мин автоматтан ата иде, ә ул күзләре белән миңа атка», – дип сөйләде ул.

 

Ссылка на первоисточник
наверх