Бүген Татарстанның Лаеш районы Советы бинасында махсус хәрби операциядә катнашучы сержант Дмитрий Ивановка Батырлык орденын тапшыру тантанасы булды. Хәрби хезмәткәргә дәүләт бүләген Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов һәм хәрби комиссар Айрат Гайнуллин тапшырды.
«Мондый дәрәҗәле бүләк тапшыру безнең район өчен зур мәртәбә.
Дмитрий Иванов — безнең барыбыз өчен батырлык һәм кыюлык үрнәге», - дип белдерде Илдус Зарипов.Крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Илсур Дияров чара кысаларында Ивановлар гаиләсенә Лаеш районының Сокуры авылында урнашкан җир кишәрлегенә сертификат бүләк итте. «Бу сезнең хезмәтегез һәм Туган илебез хакына китергән корбаннарыгыз өчен рәхмәт белдерүгә кечкенә генә өлешебез», - дип ассызыклады эшмәкәр.
Сержант Иванов 2022 елның 26 сентябрендә мобилизация вакытыннан хәрби хезмәткә чакырылган. 2023 елның 28 апрелендә «Хәрби казанышлар өчен» медаленә лаек булган. 2024 елның 10 февралендә сәламәтлек торышы буенча вакытыннан алда запаска җибәрелгән. Бүгенге көндә Иванов — «хәрби имгәнү» сәбәпле I төркем инвалид. Тантанада аның белән бергә хатыны Марина булды. Алар бергә ике бала — Данил һәм Эриканы үстерә.
Хәрби хезмәткәр кайтканнан соң гаиләсе белән мөмкин кадәр күбрәк вакыт үткәрергә тырышуы турында сөйләде. «Кызымны гимнастикага йөртәм. Һәрвакыт балаларым һәм хатыным янында булырга тырышам. Хәрби иптәшләребезгә ярдәм күрсәтүне дәвам итәм — бергә хезмәт иткән егетләргә гуманитар ярдәм илтәм. Шулай ук Донецк юнәлешендә дә ярдәм алып барам», - диде Иванов.
2 сентябрьдән Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2 миллион сумга кадәр акча бирелә. Акчаның күләме арту республикада түләүләр арттырылуга бәйле.
РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: 8 (843) 221 44 52. Моннан тыш, 8 (800) 222 59 00 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.
Свежие комментарии