На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Татарстан мөфтие: Корбан бәйрәме көннәрендә һәрвакыт игелек, шәфкатьлелек хөкем сөрә

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллинмөселманнарны Корбан гаете белән котлады. Мөрәҗәгать Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте сайтында урнаштырылган.

«Сезне ихлас күңелдән гает көне белән тәбрик итәм һәм кылган гамәл-гыйбадәтләребезнең Раббыбыз тарафыннан кабул ителүен телим!

» – диелә хәбәрдә.

Камил Сәмигуллин билгеләп үткәнчә, Корбан бәйрәме – кешенең Аллаһка тугрылыгын һәм Раббыбызның Үз колларына чиксез Рәхмәтен күрсәтүче бәйрәм. Әбүл-әнбия, ягъни пәйгамбәрләрнең атасы булган Ибраһим галәйһиссәламнең ихласлыгын һәм тәкъвалыгын истә тотып, Раббыбызның әмеренә буйсынып, мөселманнар корбан чала. Яралтучыбызның чиксез хикмәте белән Аның ризалы өчен генә дип кылынган бу гыйбадәт аша дин кардәшләребез күрше-күлән, туган-тумачалар белән мөнәсәбәтләрен ныгыта, үз гаиләләренең күңелен күрә, күпсанлы мохтаҗларга ярдәм кулын суза. Нәтиҗәдә тирә-юньдәге мохиттә игелек, шәфкатьлелек, сафлык, Аллаһыга сөю хөкем сөрә.

"Кадерле дин кардәшләрем! Мөбарәк Корбан гаете көннәрендә мин барча мөселманнарга Аллаһның әмерләре һәм Аның Илчесе васыятьләре буенча яшәүне насыйп итүен телим. Гыйбадәтләребез һәм чалган корбаннарыбыз өчен әҗерләрне арттырып биреп, Ул бездән риза булса иде! Һәр йортта һәрвакыт бәрәкәт, иминлек булсын һәм иман нуры балкып торсын! Бәйрәм белән!» – дип нәтиҗә ясады мөфти.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов та бәйрәм белән котлаган иде.

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх