На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Юрий Гаврилов
    Читат,читал так и не понял ни хренаМәгариф министры ...
  • Дмитрий Зайцев
    И я о том же.Зилә Вәлиева: Тат...
  • Ингерман Ланская
    О как! оказывается тнв - это телеканалында, а смартфоны - билгеле булды... а все смартфоны булды? или некоторые тольк...«ТНВ» телеканалын...

Казанда «Осталар шәһәре» ярминкәсе: Укучыларга хезмәт тәрбиясе, Актанышның колмак мендәре

Казан агросәнәгать паркында чираттагы көзге ярминкә үткәрелде. «Осталар шәһәре» республика ярминкә-күргәзмәсе меңләгән кунакларны җыйды. Ә анда төп сату итүчеләр – Татарстанның мәгариф оешмалары һәм уку йортлары булды. Алар мәктәп, көллият һәм техникум яны участокларында, бакчаларында үстергән муллыкны тәкъдим итте.

Киң ассортимен булды.

Ләйлә Фазлыева ярминкәне уникаль дип атады

Ярминкә барышы белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР Премьер-министры урынбасары - Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин да танышты һәм халыкны сәламләде. Ахырдан матбугат вәкилләре белән сөйләшеп алдылар, сорауларга җавап бирделәр.

«Мин һәрчак безнең уңыш-казанышларны күрсәткән ярминкәләргә шатланып киләм. Без көзге ярминкәләр вакытында күпләп яшелчә, җимеш һәм консервацияләр алабыз. Авыл хезмәтчәннәренә, авыл хуҗалыгы предприятиеләренә һәм мәгариф оешмаларына рәхмәт белдерәсем килә. Татарстан халкында ярминкәләргә ихтыяҗ һәрвакыт зур, оештыручыларга – Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына, Мәгариф һәм фән министрлыгына рәхмәт әйтәбез. «Осталар шәһәре – уникаль күргәзмә-ярминкә», – дип ассызыклады вице-премьер.

Шулай ук Ләйлә Фазлыева биредә сатуга чыгарылган ассортиментка да игътибарны юнәлтте.

«Монда Татарстан Республикасының мәгариф оешмалары үзләренең бакча уңышларын, иҗади потенциалларын тагын бер кат дәлилли. Традиция буенча биредә бөтен нәрсә диярлек тәкъдим ителгән. Кул эшләре дә, бакчаларда тырышып үстергән уңыш та, ә шулай ук үстерелгән сый-нигъмәтләрдән җитештерелгән товарлар.

Мәгариф оешмалары үстергән яшелчә-җимешнең муллык масштаблары гаҗәпкә калдыра. Әлеге ярминкәдә һәрчак кәеф күтәренкелеге, позитив атмосфера хөкем сөрә», – дип ассызыклады ул.

Республика ярминкә-күргәзмәсенә Арча, Мамадыш, Лаеш, Саба, Сарман, Актаныш, Нурлат, Әтнә, Минзәлә, Аксубай, Менделеевск, Түбән Кама һәм башка районнар килгән иде. Алар күргәзмәләр, сәүдә нокталары һәм фотозоналар ясады.

«Ярминкә – бик истәлекле бәйрәм! Чөнки ул урта һөнәри йортларның төзелүенең 85 еллык юбилеена багышланган. Әлеге уку йортларында чын уңганнарны, хезмәт кадрларын әзерлиләр. Ә хезмәт кадрлары – безнең илнең алтын фонды. Юбилей уңаенннан барлык коллегаларны тәбрик итәбез, сәламәтлек һәм иминлек телибез. Монда җыелган халыкның барысы да сөенә, үзләренең җирләрендә яшелчә-җимеш үстерә, аны эшкәртә һәм алып килеп сата. Бу – безнең өчен гаять зур шатлык! Балаларны бары тик хезмәт кенә тәрбияли, хезмәт аларны кеше, шәхес итә һәм, әлбәттә, яшәргә өйрәтә», – диде Илсур Һадиуллин.

Мәктәп укучылары, көллият һәм техникум студентларының авыл хуҗалыгы продукциясе, иҗат эшләнмәләре республика ярминкә-күргәзмәсен үткәрү «Профессионалитет» федераль проекты максатларына туры килә.

«Әлеге ярминкә-күргәзмәсендә республиканың 300дән артык мәктәбе үзләренең участокларында үстерелгән сый-нигъмәтләрне тәкъдим итте. Алар бөтенесе безнең бәрәкәтле Татарстан җирендә үстерелүе белән дә игътибарны җәлеп итә, аласы килеп тора. Ярминкәне күпләр көтеп ала, халык үзенә экологик яктан сыйфатлы, витаминлы продукция алырга тырыша. Башка төбәкләрдән дә килүчеләр бар. Башка төбәк номерлары белән машиналар тезелеп киткән, димәк, Татарстанда җитештерелгәнне алырга теләүчеләр күп», – дип ассызыклап алды министр.

Җәббаров: Яшьтән үк балалар табынга нәрсә кайдан килгәнен, ничек үстерелгәнен белеп үсәргә тиеш

«Бездә традиция буенча республиканың төрле почмакларында, шәһәр-районнарында көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре үткәрелә. Менә бүген дә биредә шундый ярминкә. Монда яшь уңган осталар үстергән, ясаган әйберләр тәкъдим ителде. Мин күптән түгел Кукмара районында үткән шундый ук ярминкәдә булып кайттым. Анда да мәктәпләр оештырган иде, укучы балалар үзләре үстергән яшелчә-җимеш, үзләре җитештергән товарлар хакында тәфсилләп сөйләде. Мин бу алымны бик яхшы дип саныйм. Яшьтән үк балалар табынга нәрсә кайдан килгәнен, ничек үстерелгәнен белеп үсәргә тиеш. Бөтенегезгә рәхмәт, бик шәп ярминкә», – дип билгеләп үтте ТР Премьер-министры урынбасары - Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров.

Министр ярминкәнең чын бәйрәмгә әйләнүен белдерде. Шуннан соң ул мәктәпләр, урта һөнәри уку йортлары һәм вузлар заманча культуралар да үстереп карауларын әйтте.

«Ел саен ярминкә оештырыла. Елдан-ел ул тагы да яхшырак һәм матуррак! Сыйфат ягы да әйбәт. Ассортимент та киңәя. Коллегалар майлы җитенгә кадәр үстерә һәм аны кайда сатарга микән, дип уйлап торалар. Әлеге ярминкә-күргәзмәнең дәрәҗәсе арта бара. Безне ничек тәрбияләгәннәр, нәкъ шулай хезмәт белән хәзерге көн бала-чагасын да тәрбияләүләренә мәгариф системасына рәхмәт ирештерәбез. Сәүдә нокталарында шулай муниципаль районнарыбыз алып килгән ит һәм сөт товарларын, шикәр һәм онны сатып алу мөмкин. Бәйрәм котлы булсын», – диде ул.

Сөтне дүрт цистерна белән 500 литр күләмендә авыл хуҗалыгы предприятиеләре китергән.

Хезмәт ветераны Гөлзирә Нуриева: Ярминкәне ял саен көтеп алам

Казанда яшәүче хезмәт ветераны Гөлзирә Нуриева да ярминкә уңаеннан фикерләре белән бүлеште.

«Мин ярминкәдә сөт сатып алдым, авыл сөте үзгә бер тәмле бит ул. Аннан катыгын да оета аласың. Кабакларын күчтәнәч итеп тә бирделәр. Ярминкәләрне бик яратам, яллар җиткән саен көтеп алам. Иртән иртүк торып чыгып китәм. Кибет товарлары белән чагыштырырлык түгел бит», – диде хезмәт ветераны Гөлзирә Нуриева.

Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә товарларга бәяләр базар бәясеннән уртача 5-30 процентка арзанрак булуын да билгели.

«Елдагыча яшелчәнең бөтен төрен үстерәбез. Ел да алган кешеләрне таныйбыз, кабат безнең янга килүен күреп куанабыз. Бәяләр арзан билгеләнгән, чөнки кыйммәт кую безнең өчен файдалы түгел. Уңыш әйбәт, зарланмыйбыз, һава торышына сылтап та ятмыйбыз», – диде сатучылар да.

Фото: © ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте

Республикакүләм ярминкә-күргәзмә «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән Татарстан Республикасы территориясендә төп азык-төлек продуктларын җитештерүдә технологик бәйсезлеккә ирешүгә юнәлдерелгән.

Актаныш районы мәгариф идарәсе җитәкчесе: Казан ярминкәсенә ел саен бик теләп киләбез

Актаныш районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе җитәкчесе Раниза Шакирова, монда ел саен бердәм команда булып килүләрен билгеләде.

«Казан ярминкәсенә ел саен бик теләп киләбез. Бөтен район белән бергә дулкынланып, ныклап әзерләнәбез, гадәттә, бер команда булып. Без бирегә мәктәп яны бакчаларында үскән продукцияне алып килдек, муниципалитеттагы бөтен мәктәпнең дә өлеше кергән. Аннан соң район мәдәният бүлеге безгә иҗади номерлар күрсәтте. «Баламишкин» гармунчылар ансамбле халыкны рәхәтләндереп җырлатты, биетте. Гомумән, һәр ел киләсе килеп торган ярминкә, бик күп танышларны очратабыз, аралашабыз. Бәйрәм атмосферасы хакимлек итә», – дип белдерде Раниза Шакирова.

Шулай ук ул актанышлылар тәкъдим иткән ассортимент байлыгын-муллыгын әйтеп узды һәм казанлыларның нәрсәгә ихтыяҗы зуррак, дигән сорауга җавап бирде.

«Тәкъдим ителгән ассортиментка килгәндә: җиләк-җимешен дә, бәрәңге һәм башка яшелчәләрне алып килергә булдык. Суганны шундук алып бетерделәр. Аннан соң шәһәр халкы кайнатма-повидлолар, компотлар, салатларны һәм тозланган яшелчәләрне кечкенә банкада сорый бит. Сатып алучылар теләген дә канәгатьләндерергә тырыштык. Актанышыбызының барлык мәктәпләре, технология техникумы да килде. Директорларыбыз үзләре теләк белдереп килә. Алга таба да мондый ярминкәләр дәвамлы булсын, бу безнең өчен сату урыны гына түгел – аралашу мөмкинлеге бирә торган мәйдан», – дип ассызыклады җитәкче.

Ресурс үзәге дигән статуслы Актаныш технология техникумы «Продукция сатуда иҗади якын килү өчен» номинациясендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломына лаек булды.

Актаныш технология техникумы директоры Ландыш Шәмсунова бүләкләнгән мизгел.

Фото: «Актаныш-информ»

Актаныштан үлән җыю остасы Гөлназ Әхмәдишина сәламәтлек өчен файдалы колмак мендәре алып килгән

Актаныш районының яңа буын үзәк китапханәсе директоры, һәвәскәр умартачы һәм шифалы үләннәр җыю остасы Гөлназ Әхмәдишина хәзер колмактан сәламәтлек өчен файдалы мендәрләр ясый башлаган.

«Һәр елдагыча безнең бәрәкәтле төбәктә бар яшелчә-җимеш уңды, муллыгы белән шатландырды. Быел үлән чәйләре алып килдек. Бөтнек тә, иван-чәй дә, мәтрүшкә дә бар, киптерелгән җиләк тә салынган. Аннан тагын бер яңалыгым: колмактан мендәр ясап алып килдем. Ул йоклый алмый интегүчеләргә, кан басымы һәм стресс кичергән кешеләргә менә дигән мендәр», – ди ул.

Әңгәмәдәш шулай ук бар чәйләргә дә үләннәр Актаныш якларындагы Кәзкәй авылы ялан-болыннарында җыелуын да әйтеп үтте. Аннары, мондый ярминкәләр һәрчак оештырылып торсын иде, дигән теләкләрен белдерде.

Актаныш районының балалар иҗат үзәге оештыру бүлеге мөдире Илүзә Муллахмәтова да ниләр тәкъдим итүләрен әйтеп үтте.

Ел саен үткәрелә торган бу ярминкәгә авыл хуҗалыгы продукциясен һәм декоратив-гамәли сәнгать төрләре эшләнмәләрен, бизәүгечләрен алып килдек. Актаныш районының мәйданчыгы Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланды. Тематик баннерлар эленде. Күргәзмәгә исә Актаныш балалар иҗат үзәгенә йөргән укучы балаларыбызның үз куллары белән эшләгән иҗади эшләнмәләрен тәкъдим иттек. Шулай ук педагоглар пешергән татлы-баллы чәкчәкләр һәм хуш исле болыннардан җыелып ясалган киптерелгән гөлләмәләрне сатуга чыгардык. Мәсәлән алар 500-600 сумнан тәкъдим ителә», – дип сөйләде ул.

Илүзә шулай ук әлеге ярминкәдә сатудан кергән акчаларны иҗат үзәгенә йөрүче балаларга кирәкле әйберләр алуга куллануларын да билгеләп китте.

«Ярминкәгә һәрвакыт шатланып киләбез. Безне башкалабыз Казан халкы да бик җылы кабул итә. Алга таба да мондый бәйрәм ярминкәләре булып торсын. Башка районнан килгән хезмәттәшләр белән дә аралашабыз, күргәзмәләрдәге кирәк-яракларга, иҗади эшләргә бергәләп сокланабыз», – ди әңгәмәдәш.

Сабадан яшь укытучы Камилә Әслахова: Мәктәпләребез ел саен ярминкәләрдә катнаша

Саба районының Олы Шыңар мәктәбе укытучысы Камилә Әслахова әлеге республикакүләм ярминкәдә тәүге тапкыр катнаша, чөнки әле мәктәптә беренче ел гына эшли. Ул башлангыч сыйныфларда инглиз теле укыта.

«Безнең якларда укытучы кызлар, апалар аеруча уңган. Алар үстергәнне сатарга килдек. Мәктәпләребез ел саен ярминкәдә катнаша. Күңел күтәренке, бәйрәм рухында. Сатуга чыгарылган әйберләр дә, бәяләре дә «тәмле» булгач – халык шат инде. Иртүк салкынча иде, ләкин, халык җыела башлагач өшетми башлады. Савыт-чүлмәкләрдә күпьеллык хризантема, астра ише чәчәкләр алып чыктык. Бәяләрен нибары 500 сумнан гына куйдык», – дип сөйләде ул.

«Осталар шәһәре» ярминкәсе мәгариф оешмаларының хезмәтен күрсәтү өчен уңышлы мәйданчык булган, укучыларны да һөнәр сайларга дәртләндергән.

«Аннары бәрәңге алып килгән идек, тиз сатылып бетте. Суган, кишер, төрле кайнатмаларыбыз, маринадланган һәм тозланган яшелчәләребез дә бар. 20 сумнан гына мәтрүшкә, меңъяфрак, клеверны тәкъдим итәбез. Чәйгә бик тәмле бит», – ди әңгәмәдәш.

Сабадан Ландыш Яруллина: Казан халкы кабак ярата

Сабаның Шекше авыл мәктәбендә эшләүче Ландыш Яруллина бу юлы күбрәк кабак алып килүләрен сөйләп үтте.

«Саба районының Шекше авылы мәктәбеннән кабаклар алып килергә булдык. Кабак бәлеше, аннары туңдырыр өчен туралган кабаклар һәм каклар алып килдек. Манты белән коймакларыбыз гына кабактан түгел, киләсе ярминкәләргә аларын да кабактан пешерербез әле. Кабаклар белән Казанны шаккаттырырга булдык. Кабаклар 25-30 сумнан йөри. Мәктәп яны бакчасында уңыш мул үстерелде, бар да уңыш белән сөендерде. Мин үзем мондый ярминкәдә беренче генә катнашуым, әмма алдагы елларда да киләсем килә», – дип фикерләре белән уртаклашты ул.

Ул шулай ук ярминкәләрнең халык өчен уңайлы булуын искәртте.

«Ярминкә исә шушы ягы белән уңайлы – бер урында кирәкле бар нәрсәне алып була, супермаркетың бер якта торсын. Сайлау мөмкинлеге дә зур. Монда бәйрәм рухы, яхшы кәеф хөкем сөрә», – дип тә ассызыклады әңгәмәдәш.

Ярминкә сәхнәсендә Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятенең үзешчәннәре чыгыш ясады.

Ярминкә – саннарда

Татарстанда көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре 13 сентябрьдән үз эшен башлады һәм алар 28 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Алар Казанда 14 мәйданчыкта, Чаллы шәһәрендә – ике, Яшел Үзән шәһәрендә – ике, Түбән Камада – ике һәм Түбән Кама районы Кама Аланында бер мәйданчыкта уза. Казанда «Салават күпере - 2» территориясендә Әлфия Авзалова урамындагы 15 санлы йорт адресы буенча да быел беренче тапкыр ярминкә үткәрделәр.

Мәсәлән, кибетләрдә сөякле сыер итенең уртача бәясе – 700 сум, базарларда – 625 сум, ә ярминкәләрдә мондый итне 550 сумга табып була. Кибетләрдә атланмайның уртача бәясе – 896 сум, базарларда – 811,8 сум булса, ярминкә мәйданнарында 750 сумнан сатыла. Кибетләрдә кош-корт итенең уртача бәясе – 182,4 сум, базардлара – 250 сум, дип исәпләсәк, ярминкәдә – 175 сумнан тәкъдим ителә. Бүген кибеттә онның уртача бәясе – 45 сум, ә шәһәр базарларында – 44,7 сум, ярминкәләдә исә он 27,5 сумнан алып була. Бәрәңге, кишер, чөгендер кебек яшелчәләргә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан тәкъдим ителгән уртача хак – 25 сумны тәшкил итүе билгеле.

Быелгы «Шәһәр осталары» республикакүләм ярминкәсендә 70 тонна яшелчә һәм җиләк-җимеш, 50 тонна бөртекле ашлык, өч мең берәмлек камыр ризыклары, 2,5 мең банка консерва һәм мең килограмм бал сатылганы билгеле. Оештыручылар кул эшләнмәләре аеруча популяр булганын да ассызыклады. Барлыгы 1,5 мең декоратив-гамәли иҗат, 1,1 мең тегү, мең агач һәм 850 металл эшләнмәләр сатылган. Сату-алуларның гомуми күләме 6,8 миллион сумнан артып киткән.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх