Чүпрәле яшьләре бу җәйдә төрле җирләрдә булып, һөнәр үзләштерәләр. Алар Район авыл хуҗалыгы предприятиеләре, төрле оешмаларда, халыкка туклану хезмәтләре күрсәтү өлкәсендә эшләүдән, тәҗрибә алудан тыш, алар Алабуга, Камчатка якларына да юл тотты. бу хакта «Туган як» сайтында Гөлия Фәизова яза.
Бу техникумның төрле проектларда, конкурсларда катнашу, җиңүләр яуларына бәрабәренә мөмкин булды.
Әйтик, «Камчатка» төбәкара проектында Россия күләмендә 850 төзелеш отряды хезмәткәре катнаша, шулар арасында Чүпрәледән 10 студент да бар.Бу көннәрдә яшьләр Камчаткада төрле һөнәр үзләштерәләр. Кызлар башлыча, ашханәләрдә хезмәт куйсалар, егетләр механика өлкәсендә белемнәрен ныгыталар, ягулык салу станцияләрендә, автотранспорт ремонтлау өлкәсендә эшлиләр. Балыкчылыкта да үзләрен сынаучылар бар.
Иске Чүпрәледән Адель Нуретдинов техникумның 2 курс студенты. Аның белән хәбәрләшкәндә, ул Камчатка якларының гүзәллеге сокландыра, дип белдерде.
«Башлыча техника өлкәсендә тәҗрибә туплыйбыз. Әмма Камчаткага килеп тә, балык тотып, аны эшкәртеп карамасаң, вакытыңны юкка үткәргәнсең кебегрәк килеп чыга. Шуңа да балык эшкәртү, гомумән, балык турында күп нәрсә белергә тырышам. Яңа дуслар таптык, монда бик күңелле, вулканнар да күп», — дип сөйләде Адель.
Студентлар отрядының Камчаткада булуы һөнәр үзләштерү белән чикләнми, буш вакытларында алар тирә-юнь белән танышып, диңгез буйларында йөриләр, гитарада уйнап һәм җырлап, төрле интеллектуаль, спорт уеннарында катнашалар. Эшләгәннәре өчен хезмәт хакы да алалар.
Камчаткадан яшьләребез уку елы башланганчы кайтып җитәчәкләр. Ә менә Алабуга сәнәгать зонасында хезмәт куйганнар инде өйләренә кайтканнар.
Алабугага 9 студент барган. Алар да эш-ялларыннан канәгать калган.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии