
Актанышта Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда «Герой әтисе» республикакүләм күчмә күргәзмәсе эшли башлады. Бүген әлеге патриотик экспозицияне тәкъдим итү чарасы узды. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова яза.
Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов әлеге күргәзмәне бар район халкына күрсәтергә, аның турында күбрәк сөйләргә һәм яктыртырга кушты.
«Герой әтисе» күргәзмәсе илебезне саклап, без тыныч йокласын өчен яу кырында һәлак булган батырларга олы хөрмәт билгесе ул! Районнан гына да 88 егет Ватан өчен башларын салды. Шуның кадәр ятим ана, ятим ата, күпме балалар дигән сүз бу. Әмма аларның үлеме геройларча, безнең Туган илебез иминлеге өчен, алар үзләренең антларына тугры калып, чын ир-егет булып хәтеребездә сакланалар, фотосурәтләрдә, Хәтер такталарында, аларның исемен йөрткән мәктәпләрдә, урамнарда аларның исеме мәңгеләштерелә. Аларны тәрбияләп үстергән әтиләренең күбесе яу кырында булган кешеләр. Бу геройларны беркайчан онытмагыз, аларның якыннарына игътибарлы булыгыз», – диде Ленар Рафакович, һәм күргәзмәгә килгән укучыларны, студентларны тырышып укырга, илебезнең лаеклы гражданнары булып үсәргә чакырды.

Фото: © https://aktanysh-rt.ru/
Актаныш районы Әфганчылар оешмасы җитәкчесе Илсур Гатин кайнар нокталарда хезмәт иткән райондашларыбыз исеменнән алда чыгыш ясаучыларның фикеренә куәт өстәде: «Шушы батыр егетләрнең әтиләре, әниләре алдында баш иябез. Һәлак батырларның якыннарының кайгысын уртаклашабыз. Киләчәгебез тынычлыгы өчен җаннарын фида кылган бу егетләр укучыларга үрнәк. Күргәзмәне оештыручыларга зур рәхмәт!»
«Герой әтисе» күргәзмәсе мәдәният сараенда 8 сентябрьгә кадәр эшли.
9-15 сентябрьдә күргәзмә технология техникумына күчерелә.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform

Свежие комментарии