На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Коми мөфтие: Равил хәзрәт бөтен мөселман әһелләренә әти кебек

Коми Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Вәлиәхмәт хәзрәт Гаязов Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе вазифасына кабат Равил хәзрәт Гайнетдин сайлануына шат булуын белдерде.

«Равил Гайнетдин – ул инде Аллаһ кешесе, аңа шундый зур эш йөкләнгән, ул шул эшне әйбәт кенә алып бара. Равил хәзрәт – бөтен мөселман әһелләренә әти кебек.

Аңа карап, без дә үз эшебездә алга барабыз. Равил хәзрәт сайлануына шатмын», – диде Вәлиәхмәт хәзрәт Гаязов «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе баш мөхәррире Рәмис Латыйповка.

Аның сүзләреннән аңлашылганча, Равил хәзрәттән башка бүтән кешене бу вазифада күз алдына китерү кыен да. «Ул безнең нәзарәткә тагын биш елга җитәкче итеп куелды. Аны гомерлеккә куярга кирәк, нигә аны биш ел саен сайларга?» – дигән фикере белән уртаклашты.

Вәлиәхмәт хәзрәт төбәкләрендә төп бурыч татарларны мәчетләргә китерү, укыту булуын әйтте. «Төрле кеше бар. Телне дә, динне дә белмәүчеләр бар. Шул ук вакытта русча сүзгә гел татарча җавап бирүчеләр дә бар», – диде.

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх