На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Владимир
    Нихрена не понял, что там написано??? Может быть они между собой договариваются убивать русских???Арчада Коръәни Кә...
  • Evgenija Palette
    Пошли на Х... Пишите на Государственном языке...Кайбыч районы Хуҗ...
  • Сергей Кашапов
    Татар информ,а где перевод?Вы чего провокацию устраиваете? У вас что вместо мозгов бараньи курдюки?Смотрите суки доиг...Рөстәм Миңнеханов...

Нәзарәт делегациясе хәрбиләргә унынчы гуманитар йөкне илтеп тапшырды

ТР мөселманнары Диния нәзарәте делегациясе махсус хәрби операция зонасына унынчы сәфәр кылды. Командировканың төп бурычы – сугыш хәрәкәтләре зонасына солдатларга гуманитар йөк һәм медикаментлар илтү. ТР мөселманнары Диния нәзарәте хезмәткәрләре аны уңышлы башкарып чыкты: Луганск юнәлешендә шефлыкка алынган хәрби бүлекчә солдатларына азык-төлек һәм кирәкле җиһазлар, медикаментлар тапшырды.

Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мобилизацияләнгән сугышчыларга аптечкалар, пластырь тибындагы бәйләвечләр, 200/18 терминаторы, рацияләр, автоном җылыткычлар, дымлы салфеткалар, окопта куллану өчен горелкалар, генераторлар тапшырылды. Йөк, солдатларның теләк-тәкъдимнәрен исәп алып, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды тарафыннан җыелган акчага тупланды. Барлык товарлар һәм медикаментлар турыдан-туры солдатлар кулына тапшырылды.

Татарстан сугышчыларына гуманитар ярдәм җыю дәвам итә: һәркем акчалата өлеш кертә ала. Акчаларны ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды җыя.

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх