На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Юрий Гаврилов
    Читат,читал так и не понял ни хренаМәгариф министры ...
  • Дмитрий Зайцев
    И я о том же.Зилә Вәлиева: Тат...
  • Ингерман Ланская
    О как! оказывается тнв - это телеканалында, а смартфоны - билгеле булды... а все смартфоны булды? или некоторые тольк...«ТНВ» телеканалын...

Түбән Новгородта шимбә мәктәбенә укучылар җыю дәвам итә

Түбән Новгород өлкәсе татарлары Төбәк милли мәдәни мохтарият каршындагы шимбә мәктәбенә укучылар җыюны дәвам итә. Бу хакта мохтариятнең «Вконтакте» социаль челтәрендәге сәхифәдә хәбәр ителә.

Дәресләр октябрьдә, шимбә көннәрендә планлаштырыла (дәресләр урыннары билгеләнә). Анда балалар өчен татар теле, өлкәннәр өчен татар теле, балалар өчен этикет (милли компонентлы), балалар өчен татар мәдәнияте (сәнгать, музыка, әдәбият, традицияләр, аш-су), гаилә дәресләре: татарча сөйләшү һәм актерлык осталыгы (балалар һәм ата-аналар бергә), балалар өчен йорт хуҗалыгы, сөйләшү клубы юнәлешләре бар.

Урыннар саны чикләнгән.

Язылу һәм консультацияләр: 8-902-273-70-56 (Рәмзия ханым)

Язылу өчен исем-фамилия, элемтә мәгълүматларын, яшьне һәм теләгән юнәлешен хәбәр итәргә кирәк.

Шулай ук татар хореография ансамбленә, билбаулы көрәш секциясенә дә язылырга була.

+7 (908) 743-75-70 (Рамилә – балалар төркеме)

+7 (930) 277-10-12 (Динара — яшүсмерләр төркеме)

+7 (920) 002-97-02 (Максут Нурәхмәтович)

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх