На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    ЧТО ЭТО ЕЩЕ ЗА ВЫЛАЗКИ, ГДЕ ЭТО НИКОМУ НЕ НУЖНО? ГОВОРИТЕ НА ГОСУДАРСТВЕННОМ В РОССИИ, РУССКОМ ЯЗЫКЕ... Да и просто, ...Рөстәм Миңнеханов...
  • Николай
    А почему нет перевода?Рөстәм Миңнеханов...
  • Терехов Олег
    Хоть и не прочитал что написано один хрен ей доверия нетЭлла Памфилова Ка...

Мәдәният министрлыгы Каюм Насыйри бюстының иң яхшы эскиз проектына конкурс игълан итә

Татарстан Мәдәният министрлыгы галим, язучы һәм мәгърифәтче Каюм Насыйри бюстының иң яхшы эскиз проектына ачык конкурс игълан итә. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә әйтелә.

Иҗади бәйгедә Россия Федерациясе гражданнары булган һәм РФ территориясендә яшәүче профессиональ скульпторларны катнашырга чакыралар.

Бюстны урнаштыру урыны итеп Казан шәһәренең Татарстан урамындагы 7нче күп фатирлы йорт янында, Каюм Насыйри урамы башында урнашкан территория сайланган.

Авторлардан эшкә комплекслы якын килү сорала. Әйтик, бюстның проектын эшләүдән тыш, янәшәдәге территорияне төзекләндерү идеяләрен дә тәкъдим итәргә кирәк. Гаризалар 2025 елның 20 маена кадәр кабул ителә.

Ссылка на первоисточник
наверх