На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Юрий Гаврилов
    Читат,читал так и не понял ни хренаМәгариф министры ...
  • Дмитрий Зайцев
    И я о том же.Зилә Вәлиева: Тат...
  • Ингерман Ланская
    О как! оказывается тнв - это телеканалында, а смартфоны - билгеле булды... а все смартфоны булды? или некоторые тольк...«ТНВ» телеканалын...

Чиләбедә Зәйнулла Рәсүлев исемендәге дини үзәктә малайлар өчен җәйге лагерь ачылды

«Юл» җирле мөселманнар дини оешмасының Зәйнулла Рәсүлев исемендәге дини үзәге базасында Рәүл Төхвәтуллин җитәкчелегендә җәйге мөселман лагере эшли башлады. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Биредә ике атна дәвамында балалар өчен Ислам нигезләре буенча үсеш курслары, шулай ук төрле дини-сәламәтләндерү чаралары узачак.

Дәресләрне балалар һәм яшүсмерләр өчен махсус программа буенча югары теологик белемле тәҗрибәле укытучылар үткәрәчәк.

Лагерь программасында Ислам һәм әхлак нигезләре буенча дәресләр, күмәк намазлар, парк һәм уен мәйданчыкларында йөрү, спорт белән шөгыльләнү һәм төрле экскурсияләр булачак. Балалар хәләл кайнар ризык белән дә тәэмин ителәчәк, диелә хәбәрдә.

Ссылка на первоисточник
наверх