На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Юрий Гаврилов
    Читат,читал так и не понял ни хренаМәгариф министры ...
  • Дмитрий Зайцев
    И я о том же.Зилә Вәлиева: Тат...
  • Ингерман Ланская
    О как! оказывается тнв - это телеканалында, а смартфоны - билгеле булды... а все смартфоны булды? или некоторые тольк...«ТНВ» телеканалын...

Россия Герое Рәсим Баксиков яшь гвардиячеләр өчен яшь сугышчы курсын үткәрде

Россия Герое Рәсим Баксиков Сугыш хәрәкәтләре ветераннары көнендә «Бердәм Россия Яшь Гвардиясе»нең Татарстан бүлеге активистлары өчен яшь сугышчы курсын үткәрде. Курслар Б.К.Кузнецов исемендәге Кадет мәктәбе базасында узды, дип хәбәр итә оешманың матбугат хезмәте.

Яшь гвардиячеләр 45нче күнегүне – бердәм каршылыклар полосасын узды.

Аңа 100 метрлы дистанциягә йөгерү, озын чокыр аша сикерү, елан, дивар, ватылган баскыч, тәрәзәләр һәм җимерек күперне буйсындыру керә.

«Бу күнегүне һәркем үтәргә һәм белергә тиеш дип саныйм. Ул чыннан да спорт һәм патриотик тәрбия бирүнең бер юлы», - дип белдерде Рәсим Баксиков.

«Активистлар армия каршылыклар полосасын буйсындырды. Алар өчен бу – беренче шундый тәҗрибә, барысы да бик күп яңа белемнәр һәм күнекмәләр алды. Батырлык кылган кешенең киңәшләрен тыңлау аеруча кызык булды», - диде Татарстан Республикасы «Яшь Гвардиясе» җитәкчесе Руслан Шиһабетдинов.

«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, Россия Герое Баксиков яшь гвардиячеләргә курку белән ничек көрәшү хакында сөйләгән иде.

  • Монолит кушаматлы Рәсим Баксиков - «Дед Мороз» кушаматлы танк экипажы әгъзаларыннан берсе (баштарак гаммәви мәгълүмат чаралары, ялгышып, машинаның кушаматын «Алеша» дип язган иде). Экипаж былтыр җәй Украина Кораллы көчләре колоннасы һөҗүмен уңышлы рәвештә кире кайтаруда катнашты. Экипажның барлык әгъзалары да Россия Герое исеменә лаек булды.

 

Ссылка на первоисточник
наверх