Аксубай районы үзәгендә Чик сакчылары көненә багышланган тантаналы чара тәмамлангач, катнашучылар Тарханка авылына чик буе гаскәрләре хөрмәтенә стела ачуга юнәлде. Бу хакта «Авыл таңнары» яза.
«Чик сакчылары берлеге» иҗтимагый оешмасы рәисе Алексей Бобов чик буе гаскәрләре ветераннарының тантанада катнашулары турында генерал-майор Анатолий Молоствовка рапорт бирде.
Чараны Аксубай районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Станислав Зайцев ачты.
«Бу стела бик әһәмиятле. Бу хезмәт иткән, бүгенге көндә хезмәт итүче һәм хәрби бурычны үтәгәндә, илебезне яклап һәлак булганнарга мәңгелек хәтер», – диде ул.
Үзәк хәрби округы инспекторы генерал-майор Анатолий Молоствов, «Ватанга хезмәт итәм» хәрби хәрәкәтләр һәм хәрби хезмәт ветераннары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Виталий Маркин һәм Иске Ильдеряк авыл җирлегенең Ветераннар хәрәкәте активисты Василий Пайдаркин чарада катнашучыларга чик сакчылары ветераннарына хөрмәт күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерде.
Иске Илдерәк авыл җирлеге башлыгы Сергей Маклаков һәйкәл куюда ярдәм күрсәткәннәре өчен Руслан Антоновка һәм Василий Пайдаркинга рәхмәт белдерде.
Алексей Бобов, «Дәүләт чиге» фильмын искә төшереп, чик буе билгесе – ул чик буе гаскәрләре символы, дип ассызыклады.
Геройларны бер минутлык тынлык белән искә алып, Руслан Антонов һәм Василий Пайдаркин чик буе гаскәрләре әләмен күтәрде. Руслан Антонов һәм Сергей Васильев обелисктан ак җәймәне салдырды. Катнашучылар мемориал итәгенә венок һәм чәчәкләр куйды.
Свежие комментарии