Бүген «Казан Экспо» мәйданчыгында «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XVI халыкара икътисадый форумын һәм «Russia Halal Expo 2025» күргәзмәсен ачу тантанасы узды. Ачылу тантанасында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ИХО Генераль секретаре урынбасары Әхмәд Кавеса Сенгендо катнашты. Чара башланганда ТР Мөселманнары диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил Сәмигуллин Коръән сүрәләрен укыды.
Бу хакта ТР Рәисе Матбугат хезмәте хәбәр итә.Марат Хөснуллин форумда катнашучыларны РФ Хөкүмәте исеменнән сәламләде һәм KazanForumның төп шигаре «Ышаныч һәм хезмәттәшлек» булуын билгеләп үтте. «Нәкъ менә үзара ышанычны ныгыту бүген Россия һәм мөселман илләре арасында мөнәсәбәтләр төзелүче нигез булды. Ышаныч безнең партнерлык үсешенең төп факторы булып тора, ул күпкырлы хезмәттәшлекнең барлык аспектларын колачлый һәм ныклы стратегик партнерлыкка әверелә», - диде вице-премьер.
Ул Рөстәм Миңнехановка һәм Казан форумын оештыручыларга рәхмәт белдерде. «KazanForum ел саен үзенең югары нәтиҗәлелеген күрсәтә, дуслыкны ныгытуга һәм хезмәттәшлекне үстерүгә ярдәм итә. Чараларның колачы, катнашучыларның саны һәм вәкиллеге, илләрнең киң географиясе - бу Россияне һәм ислам дәүләтләрен уртак мәнфәгатьләр генә түгел, ә бер-берсенә тирән хөрмәт берләштерүе турында сөйли», - дип өстәде РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, KazanForum инде өченче ел федераль форматта уза. Ул Россия Президентына, форумның оештыру комитеты рәисе Марат Хөснуллинга, барлык федераль хакимият органнарына, Ислам хезмәттәшлеге оешмасына һәм форумның күп санлы делегатларына зур ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.
Гадәттәгечә KazanForum кысаларында ел саен хәләл индустрия Russia Halal Expo халыкара күргәзмәсе уза. Ул икътисадның барлык өлкәләрен диярлек колачлый, азык-төлек һәм туклану, медицина һәм сәламәтлек саклау, косметика һәм химия сәнәгате, мода һәм гүзәллек, туризм һәм кунакчыллык, күпләп һәм ваклап сату, мәгълүмат технологияләре, финанс һәм инвестицияләр, шулай ук халык куллану товарлары кебек секторлардан компанияләрне берләштерә.
«Форум һәм күргәзмә хәләл индустриядә тәҗрибә һәм иң яхшы практикалар алмашуга, мәдәни алмашуны үстерүгә, яңа технологияләр һәм тотрыклы үсеш турында фикер алышу өчен мөмкинлекләр тудыруга, халыклар арасында үзара аңлашуны, дәүләтләр арасында сәяси элемтәләрне ныгытуга ярдәм итә», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Ул форумның эшлекле программасының төп темалары арасында ислам финанслары, медицина, спорт, креатив индустрияләр, экспортны үстерү һ.б. булуын билгеләп үтте.
«Барыгызны да KazanForum һәм Russia Halal Expo күргәзмәсендә актив катнашырга чакырам. Барлык катнашучыларга да бай һәм уңышлы эшләр телим», - дип ассызыклады Татарстан Рәисе.
Аннары кунаклар Russia Halal Expo 2025 күргәзмә экспозициясе белән таныштылар. Бу Россиядә инвестиция һәм инфраструктура проектларының иң эре халыкара күргәзмәсе. Катнашучылар, үз продукцияләрен һәм технологияләрен тәкъдим итеп кенә калмыйча, бизнесменнар, инвесторлар һәм төрле илләр вәкилләре белән эшлекле багланышлар урнаштыра алалар.
Экспозициядә төп юнәлешләр: инвестиция һәм инфраструктура проектлары, ислам икътисады өлкәсендә үзара файдалы проектлар, эре бизнес һәм КУЭ продуктларын тәкъдир итү, халыкара стендлар, төбәк җитештерүчеләренең потенциалын күрсәтү, хәләл индустрия, ислам финанслары, машина төзелеше.
Күргәзмәдә Үзбәкстан, Төрекмәнстан, Төркия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Әзәрбәйҗан, Иран, Кыргызстан, Казахстан, Сенегал, Бәхрәйн, Марокко һәм башка илләр катнаша. Шулай ук Россиянең төрле төбәкләре, эре компанияләр һәм федераль министрлыклар үз стендларын тәкъдим иттеләр.
«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы - Россия Федерациясе һәм Ислам дөньясы илләренең икътисадый хезмәттәшлегенең төп федераль мәйданчыгы. Төп максат - Россия төбәкләренең һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни элемтәләрен ныгыту, шулай ук ислам финанс системасы институтларын үстерүгә ярдәм итү.
Быел форум эшендә Россиянең 103 иленнән һәм 82 төбәгеннән делегатлар катнаша. Эшлекле программа 200гә якын чараны үз эченә ала.
Свежие комментарии