Иске Зәй авылыннан Малафеевлар гаиләсе махсус операциядә катнашучы улы Михаилга янә ярдәм күрсәтте. Бу юлы егетнең әти-әнисе алгы сызыкка икенче «УАЗ» автомобилен һәм 430нчы полк хәрбиләре өчен гуманитар ярдәм җибәрде.
Машина сатып алу өчен акчаны туганнар, күршеләр, Баграж һәм Югары Шепкә авылларында яшәүчеләр, шулай ук Изге Макарий храмына йөрүчеләр бергәләп җыйган.
Зәй районы администрациясе дә үз өлешен керткән. Битараф булмаган кешеләрнең уртак тырышлыгы нәтиҗәсендә, 8 мартта гуманитар йөк төялгән фура һәм яңа «УАЗ» машинасы хәрби хәрәкәтләр сызыгына кузгалды.«Беренче машинаны нигездә үз көчебез белән сатып алган булсак, икенче автомобильне бик күп кешеләрнең ярдәме белән алдык. Без район башлыгына, күршеләребезгә, мәхәллә кешеләренә һәм барлык ярдәм итүчеләргә ихлас күңелдән рәхмәтле. Бу «УАЗ» машинасы хәзер безнең улыбызга һәм аның хәрби иптәшләренә бик кирәк», — диде Алексей һәм Нина Малафеевлар.
Гаилә 2023 елның мартында фронтка җибәргән беренче «УАЗ» хәрби хәрәкәтләр барышында зыян килеп эштән чыккан инде. Алгы сызыкта мондый машиналар алыштыргысыз – алар яраланганнарны тиз генә алып чыгарга, сугыш кирәк-яракларын китерергә һәм хәрби бурычларны үтәргә ярдәм итә.
Автомобильдән тыш, гуманитар йөк составына квадроцикл, мотоцикл, автомобиль тәгәрмәчләре, төзелеш материаллары, ягулык баклары, маскировка челтәрләре, окоп шәмнәре һәм хәрбиләр өчен исемле посылкалар кергән. Квадроцикл һәм мотоциклны Чаллыдан махсус китергәннәр.
Ярдәм җыюны оештыруда Михаилның хатыны Ләйсән һәм аның энесе Иван аеруча ярдәм күрсәткән. Автомобиль сатып алуны алар координацияләгән.
«Абый һәрвакыт минем яклаучым булды. Бүген мин аңа һәм аның иптәшләренә ярдәм итә алуыма шат. Без дулкынланып юлга чыгабыз, ләкин анда безнең егетләр бу ярдәмне көтүен беләбез. Аларның өйләренә әйләнеп кайтуын көтәбез», - дип сөйләде Иван Малафеев.
Башка гаиләләр дә үз өлешен кертте. Мәсәлән, Чаллыдан Шәмсуллиннар гаиләсе Булка позывнойлы улы һәм аның хезмәттәшләре өчен посылка тапшырды.
Гуманитар йөк төялгән фураны фронтка Сарсаз-Баграж авылыннан Михаил Иванов, Иван Малафеев һәм Петр Зверев илтте. Хәрби хезмәткәрләр көтеп алган ярдәмне кабул иткән һәм рәхмәт сүзләре җиткергән.
«Безнең тыл көчле. Барыгызга да ярдәмегез өчен рәхмәт! Җиңү безнеке булачак!» - ди алгы сызыктагы хәрбиләр.
Элегрәк ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык юлламасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүгә мөһим өлеш керткән өчен волонтерларга рәхмәт белдерде.
«Кешеләр моны үз тирәсендә шундый ук битараф булмаган гражданнарны берләштереп, фикердәшләрдән тулы бер командалар җыеп ихлас күңелдән һәм чын йөрәктән эшли», - дип искәртте республика җитәкчесе.
Соңрак Татарстан Рәисе Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашу вакытында да махсус операциядә катнашучыларга ярдәм итү турында сөйләде.
«Гуманитар ярдәм күрсәтү юнәлешендә бик зур эш башкарыла. Һәр шәһәргә, һәр муниципалитетка барып эшлибез. Республика халкы һәм компанияләре ярдәм җыюда актив эшли: 4389 тонна формалаштырылды һәм җибәрелде», – диде ул.
23 гыйнвардан Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2,8 миллион сум акча бирелә. Акчаның күләме арту республикада түләүләр күтәрелүгә бәйле. Яңа түләү 2025 елның 1 апреленә кадәр гамәлдә булачак. Хәрбиләр махсус операция зонасында шулай ук аена 210 мең сум ала.
Материал Айгөл Яруллина катнашында әзерләнде.
Свежие комментарии