На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • valeri bolgov
    Меня одолевают не приятные сомнения, почему на русском сайте статьи на татарском языке. Это что, татарский сайт или в...Бөтенроссия авыл ...
  • Анна Эржибова
    Пора учить татарский,кроме башки мастер ничего не понялаРоберт Миңнуллин ...
  • Андрей Зарубкин
    Здесь общаются на русском языке!Талия Миңнуллина ...

5 июльдә Мәскәү Сабан туе яңа форматта узачак

5 июльдә Мәскәү Сабан туе кунакларны «Коломенское» музей-тыюлыгында яңа форматта каршы алачак. Бәйрәм бай милли колоритны, инновацион мәйданчыкларны һәм бөтен гаилә өчен грандиоз программаны берләштерәчәк. Бу хакта Мәскәү татарлары автономиясе хәбәр итә.

Рәсми кунаклар арасында Россия Федерациясе хөкүмәте, Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Татарстан һәм Башкортстан Республикалары хөкүмәтләре вәкилләре, күренекле сәясәт һәм җәмәгать эшлеклеләре булачак.

Быел бәйрәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланачак. Чара программасында геройларга багышланган күргәзмә, «Махсус операция хәрбиләренә хатлар» акциясе, маскировка челтәрләре үрү планлаштырыла. Россиянең ДОСААФ җәмгыяте оештырган мәйданчыкта илебезнең хәрби дан тарихы белән танышырга, кораллар күргәзмәсендә булырга, парашют төрергә һәм дроннар белән идарә итәргә өйрәнергә мөмкин булачак.

Сабантуйның төп сәхнәсендә иртәдән кичкә кадәр танылган артистлар, җыр һәм бию коллективлары чыгыш ясаячак. Милли көрәш мәйданчыгында быел тамашачыларны 15 илдән килгән иң көчле спортчылар катнашында көрәш һәм кыргыз көрәше буенча Дөнья кубогының мавыктыргыч финал ярышлары көтә. Шулай ук теләге булган һәркем катнаша ала торган турнир узачак.

Башкорт һәм татар авыллары территориясендә тарихи интерьер корылган булачак. Элементларның барысын да махсус рәвештә төбәкләрдән алып киләчәкләр.

Дөнья халыклары аш-суы мәйданчыкларында бәйрәм кунаклары милли ризыклардан авыз итәчәк. «Яхшы күршеләр урамы»нда күпмилләтле программа әзерләнә – биредә башкалада яшәүче төрле халыкларның чатырлары корылган булачак. Сабантуй мәйданчыгында беренче тапкыр Татарстан Республикасының Нарды уены федерациясе бәйрәм кунакларын нарды уены белән таныштырачак.

Теләге булучылар шулай ук дөнья чемпионы белән уйнап та карый алачак.

Мәскәү мөселманнары Диния нәзарәте оештырган белем бирү киңлеге гаилә кыйммәтләренә багышланачак. Кунаклар өчен кызыклы программалы лекторий планлаштырылган. Биредә актуаль темаларга багышланган чыгышлар көтелә.

«Коломенское» музей-тыюлыгындагы бәйрәм мәйданчыклары 11:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр эшләячәк.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх