На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Эльвира Величутина (Вишневская)
    Что за фигня?Татарстан синопти...
  • Evgenija Palette
    Сколько можно говорить... ПОШЛИ НА "Х"... Говорите на Государственном языке... А не на своем ОДНОСЛОЖНОМ НАРЕЧИИ...Кукмара кешесе хә...
  • spoli
    А можно по русскиӘлмәтнең балалар ...

Россиялеләргә үз теләгең белән отышлы уеннарда катнашуны тыярга телиләр

Дәүләт Думасына үзе теләгең белән отышлы уеннарда катнашу, букмекер контораларында ставка ясау һәм башкаларны чикләү турында закон проекты тапшырылды. Документ Думаның мәгълүматлар базасында урнаштырылган.

Мондый чикләүне рәсмиләштерү өчен, кеше яки аның опекуны махсус исемлеккә кертү турында гариза язарга тиеш.

Исемлеккә кертү белән Бердәм отышлы уеннар регуляторы шөгыльләнәчәк.

Исемлеккә кертелүчеләргә ставка ясарга, лотерея билетлары сатып алырга, казинода, уен автоматлары залларында уйнарга рөхсәт ителмәячәк. Отышлы уеннар оештыручыларга аларга реклама җибәрүне тыячаклар.

Проектта әйтелгәнчә, чикләүнең гамәлдә булу вакыты беренче ике тапкырда – дүрт ай, өченче тапкырда бер ел тәшкил итәргә мөмкин.

Авторлар фикеренчә, әлеге инициатива отышлы уеннарга һәвәслеккә каршы көрәшергә ярдәм итәчәк. Психологик кәефсезлек уенчының үзенә генә түгел, аның якыннарына да зыян китерә.

Әгәр кагыйдәләр бозылса һәм реестрга кертелгән кешенең ставкасы кабул ителсә, оештыручыны 100 мең сумга кадәр штраф көтә.

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх