На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • valeri bolgov
    Меня одолевают не приятные сомнения, почему на русском сайте статьи на татарском языке. Это что, татарский сайт или в...Бөтенроссия авыл ...
  • Анна Эржибова
    Пора учить татарский,кроме башки мастер ничего не понялаРоберт Миңнуллин ...
  • Андрей Зарубкин
    Здесь общаются на русском языке!Талия Миңнуллина ...

Әлки районы башлыгына махсус операциядәге хәрби бүлек командирыннан Рәхмәт хаты килгән

Әлки районы башлыгы Александр Никошин исеменә хәрби бүлек командирыннан хат килгән. Анда десант-һөҗүм итү дивизиясендә Әлки районының уннарча ир-егетенең, Россия хәрби гадәтләрен дәвам итеп, Ватанга хезмәт итү үрнәге, батырлык һәм каһарманлык күрсәтеп, хәрби бурычларын намус белән үтәүләре турында сүз бара.

Аларның күбесенә батырлыклары өчен дәүләт һәм идарәчелек бүләкләре тапшырылган. Бу хакта «Әлки хәбәрләре»ндә Лилия Шафикова яза.

«Ефрейтор Дмитрий Гуляев шундый хәрби каһарманлык үрнәге күрсәтеп махсус хәрби операциядә хезмәт итә. Көн саен намус белән хәрби бурычын үтәп, ул батырлык кылды. Күп тапкырлар хәрби хәрәкәтләрдә катнашты, хезмәттәшләренә үрнәк күрсәтеп, иптәшләрен коткарды. Дмитрий Гуляев – хәрби батырлык, каһарманлык, Ватанны ихластан ярату һәм тугрылык үрнәге. Сез якташыгыз белән горурлана аласыз», – диелә хатта.

Дмитрий Гуляев күпмедер вакыт Казанда эшли. Районга әйләнеп кайткач, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бүлегендә янгын сүндерүче булып эшчәнлеген дәвам итә. Чын ир-атларга хас карарны ул үз ихтыяры белән кабул итә: 2024 елның җәендә, Россия Саклану министрлыгы белән килешү төзеп, махсус хәрби операциягә китә.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх