На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...

Миңнеханов: 30 ел дәвамында парламентаризмның ышанычлы хокукый нигезе булдырылды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов депутатларны республика Дәүләт Советының 30 еллыгы белән котлады. Бу бөтен төбәк өчен әһәмиятле вакыйга, дип билгеләп үтте ул парламентның сигезенче утырышында.

«Өч дистә ел дәвамында парламентаризмның ышанычлы хокукый нигезе булдырылды, югары профессиональлек, җаваплылык һәм бердәмлек традицияләренә нигез салынды.

Әлеге принциплар барлык чакырылыш депутатлары эшчәнлегенең аерылгысыз өлешенә әйләнде, буыннар алмашынуын саклап калды», – диде республика җитәкчесе.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бу казанышларда Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев аерым роль уйнады. «Аның зирәклеге һәм алдан күрүчәнлеге нәтиҗәсендә без катлаулы чорда замана сынауларын җиңеп кенә калмадык, тотрыклы үсешкә нигез салуга да ирештек», – диде ул.

ТР Рәисе билгеләп үткәнчә, барлык чакырылыш депутатлары да үзгәрешләргә оператив рәвештә җавап бирде, республиканың тотрыклылыгын һәм гражданнарны хокукый яклауны тәэмин итә торган карарлар тапты.

«Болар барысы да халыкның тормыш сыйфатын арттырырга генә түгел, ә республикабызның Россиянең терәк төбәге статусын ныгытырга да мөмкинлек бирде. Бүгенге көндә Татарстан хаклы рәвештә илнең иң динамик үсешле һәм икътисади яктан тотрыклы төбәкләренең берсе булып тора. Биредә югары тормыш сыйфаты белән җәмгыятьнең актив гражданлык позициясе берләшә», – дип белдерде ул.

Миңнеханов сүзләренчә, Татарстанда үзара хөрмәт итү мохитендә 175 төрле милләт вәкиле яши. Алар «мәдәниятара диалог үрнәге»н күрсәтә.

Ул республиканың икътисади үсешенә һәм социаль-сәяси тотрыклылыгына Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендәге Дәүләт Советы сизелерлек өлеш кертә, дип өстәде.

Ссылка на первоисточник
наверх