На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    ГОВОРИТЕ, ГАДЫ, НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ, ПРИНЯТОМ В РОССИИ... ВЫ НАМ И НА "Х" НЕ НУЖНЫ. У ВАС ЕСТЬ ВСЕ СВОЕ, В ТОМ Ч...Татарстан космона...
  • вера курьянова (гончарова)
    Уже   и тут не по-русски пишут, скоро  ничего прочесть не сможем, и это нормально?Донецкида республ...
  • Анатолий Ишимбаев
    Пиши по русски кутакМарат Галиев: Зак...

Чүпрәленең татар теле һәм әдәбияты мөгаллимәләре Ульяновскида очрашуда булды

25нче мартта Чүпрәле укытучылары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары ассоцияциясе җитәкчесе белән берлектә Ульян шәһәренең 64нче урта гомуми белем бирү мәктәбенә очрашуга барган. Бу хакта «Туган як» газетасы яза.

Очрашу вакытында татар халкының телен, мәдәниятен өйрәтүче педагоглар өчен Бөек Ватан сугышында көрәшкән татар язучыларына һәм шагыйрьләренә багышланган семинар оештырылган.

Бу чарага Ульяновск өлкәсеннән генә түгел, ә Татарстан республикасының Апас, Буа, Тәтеш һәм Чүпрәле районнарыннан татар теле һәм әдәбияты укытучылары килгән. Чара барышында интерактив мәйданчыкларда осталык дәресләре оештырганнар.

«Шушы осталык дәресләрендә катнашып, үзебезнең эш тәҗрибәбезне арттырдык. «Каләм белән җиңдек дошманны» исемле китап күргәзмәсе дә бар иде. Тантаналы рәвештә чараны ачып җибәргәннән соң, ачык дәресләр карадык. Укучыларның үз ана телебездә җавап бирүләре, шигырьләр сөйләүләре безне таң калдырды. Рус мохитендә үссәләр дә, үзебезнең ана телебезгә хисләре һәм мәхәббәтләре көчле булуларын күреп шатландык. Киләчәктә башка төбәкләрдәге укытучыларны үзебезгә кунакка чакырырга телибез», – дип сөйләгән Түбән Чәке урта гомуми белем бирү мәктәбенең таар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөлфия Нуртдинова.

 

Ссылка на первоисточник
наверх