На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...

Азнакай һәм Чистайда туристлык салымы кертергә җыеналар

Азнакайда һәм Чистай районындагы алты авыл җирлегендә киләсе елдан туристлык салымы кертергә мөмкиннәр. Документлар коррупциягә каршы экспертиза уза.

Мондый карар кабул ителгән очракта Азнакайда 2025 елдан 1 процент күләмендә туристлык салымы түләтелә башлый. Әлеге ставка биш ел дәвамында саклана.

Авыл җирлекләрендә исә ставка 2025 елда 1 процентны тәшкил итә, ә аннары 2029 елга кадәр ел саен 1 процентка арта барачак.

Чистай районында туристлык салымын Татар Ялтаны, Татар Баганалысы, Булдырь, Гаделша, Түбән Кондрата, Чистай Выселкасы авыл җирлекләрендә кертергә планлаштыралар.

Элегрәк Казанда 2025 елдан туристлык салымы кертү планнары турында хәбәр ителгән иде. ТР башкаласы хакимияте туристлардан 150 миллион сумнан артык акча җыярга өметләнә. Киләсе елдан мондый салымны шулай ук Болгарда кертергә мөмкиннәр. Ике шәһәрдә дә туристлардан салымны 1 процент күләмендә түләтергә җыеналар. ТР кунакханәләр ассоциациясендә исә Казанда туристлык салымы кертү идеясен хупламадылар.

Ссылка на первоисточник
наверх