На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    ЧТО ЭТО ЕЩЕ ЗА ВЫЛАЗКИ, ГДЕ ЭТО НИКОМУ НЕ НУЖНО? ГОВОРИТЕ НА ГОСУДАРСТВЕННОМ В РОССИИ, РУССКОМ ЯЗЫКЕ... Да и просто, ...Рөстәм Миңнеханов...
  • Николай
    А почему нет перевода?Рөстәм Миңнеханов...
  • Терехов Олег
    Хоть и не прочитал что написано один хрен ей доверия нетЭлла Памфилова Ка...

Ирина Волынец дәүләткә һәр бала өчен ипотеканың 20 процентын капларга тәкъдим итте

Беркемне дә бала табарга мәҗбүр итеп булмый, кешеләр мондый карарларны чын күңелдән һәм аңлап кабул итәргә тиеш, дип белдерде Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец «Татар-информ» агентлыгына.

«Иҗтимагый һәм шәхси аңның парадигмасын балалар файдасына үзгәртергә кирәк.

Ләкин тагын бер мәртәбә искәртәсем килә: беркемне дә бала табарга мәҗбүр итәргә ярамый. Бу кешеләрнең ихлас теләге булырга тиеш. Моның өчен балалы гаиләләргә ярдәм итү һәм мондый гаиләләрнең медиакиңлектә урынын дөрес билгеләү зарур. Матди ярдәм күрсәтү һәм торак мәсьәләсен хәл итү мөһим», - дип саный Волынец.

Ул шулай ук федераль дәрәҗәдә субсидияләү программасын формалаштыру инициативасы белән чыгуы турында сөйләде.

«Дәүләт, бурычны акрынлап ябып, гаиләдә һәр бала туу факты буенча ипотеканың 20 процентын капларга тиеш», - диде Волынец.

Аның искәртүенчә, гаиләләр өчен торак мәсьәләсе зур проблема булып тора, шуның аркасында алар бала табарга курка.

Әлеге инициативаны кабул итү «балалар тууны иң яхшы пропагандалау» булачак, ди Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил.

Ссылка на первоисточник
наверх