На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Фәннәр академиясендә танылган археолог Альфред Халиков турында китап тәкъдим ителде

Бүген ТР Фәннәр академиясендә галим-археолог Альфред Халиков турында фәнни-популяр җыентык тәкъдим ителде. Китап «Танылган шәхесләр» сериясенә керде һәм «Җыен» фонды ярдәме белән нәшер ителде.

«Альфред Халиковның күп санлы казанышлары мине бу темага алынырга этәрде. Аны галимнәр һәм белгечләр генә түгел, халык та белергә тиеш.

Ул халык өчен эшләде», - диде тарих докторы, ТР Фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты, җыентыкның авторы-төзүчесе Фаяз Хуҗин.

А. Халиков исемендәге Археология институты директоры Айрат Ситдыйков билгеләп үткәнчә, Фаяз Хуҗин галимнең иҗатына анализ ясау һәм материаллар җыю юнәлешендә зур эш башкарган. Ул күп еллар археолог мирасын системалаштыру белән шөгыльләнә.

1994 елда Халиковның вафатыннан соң беренче брошюраларны Хуҗин әзерләгән.

«Бүгенге көндә бу уникаль басма. Биредә без Альфред Хәсәновичның иң әһәмиятле хезмәтләрен һәм аларга алдынгы галимнәрнең бәяләмәләрен күрә алабыз», - дип сөйләде «Татар-информ»га Ситдыйков.

Китапның беренче өлеше Альфред Халиковның фәнни хезмәтләренә, ә икенчесе аның биографиясенә, хезмәттәшләре һәм гаилә әгъзаларының фикерләренә багышланган.

«Китапның структурасына килгәндә, мин үрнәк итеп Миркасыйм Габделәхәтовичка [Усмановка] багышланган китапны алдым. Шундый ук бүлекчәләр: тормышы тарихы һәм тарихчы һәм археолог буларак иҗаты тарихы», - дип сөйләде Фаяз Хуҗин презентациядә.

Китап сату өчен каралмаган. Ул электрон форматта Археология институты һәм «Җыен» фонды сайтында урнаштырылачак.

Альфред Халиков – фәнни кызыксынуларның киң диапазонына ия булган галим.

Бигрәк тә Биләр шәһәрлеген, Казанны, Алабуганы, Болгар-Киев сәүдә юлын тарихи-археологик тикшеренүләре белән билгеле. Халиковның тырышлыгы белән Татарстан Республикасының 6 томлык археологик картасын төзү эше төгәлләнде. Бүген галимнең исемен ТР Фәннәр академиясе Археология институты йөртә.

«Альфред Хәсәнович Халиков мин университетта укыган чакта минем археология укытучысы булды. Минемчә, нәкъ менә безнең буынга зур бәхет елмайды, чөнки безне шундый шәхесләр укытты. Мин һәрвакыт шәхес тәрбияләү өчен шәхес кирәк, дип санадым һәм саныйм», - дип сөйләде «Татар-информ»га тарих докторы, ТР Фәннәр академиясе академигы Искәндәр Гыйләҗев.

Китап «Танылган шәхесләр» сериясе кысаларында басылып чыкты. Әлеге сериядәге һәр китап аерым кешегә – Габдулла Тукайга, Муса Җәлилгә, Николай Лобачевскийга һәм башкаларга багышланган.

«Бу сериядәге китаплар конкрет кешене төрле яктан күрсәтә. Кабинетта утыручы коры галим буларак кына түгел, ә эзләнүче, күпмедер дәрәҗәдә каршылыклы кеше буларак. Китап герое буларак түгел, ә кеше буларак», - дип өстәде Гыйләҗев.

Китапны нәшер итүне «Җыен» татар телен һәм мәдәниятен саклау һәм үстерү фонды хуплады.

«Бу «Танылган шәхесләр» сериясендә соңгы китап булмас, дип өметләнәм. Алда безне Татарстанның башка күренекле галимнәренә багышланган күп басмалар көтә. Аларның хезмәтләрен һәм исемнәрен саклау – безнең уртак бурычыбыз», - дип йомгаклады ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов.

 

Ссылка на первоисточник
наверх