На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Пушкин шәһәр округының мөселман җәмгыяте махсус операция зонасына ярдәм җибәрде

Пушкин шәһәр округының мөселман җәмгыяте махсус операция зонасындагы хәрбиләргә ярдәм күрсәтүен дәвам итә. Чираттагы гуманитар йөк Мәскәү өлкәсе мөселманнарының Ватанны саклаучыларга ярдәм итү юнәлешендәге системалы эше кысаларында алгы сызыкка тапшырылды. Бу хакта Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәтенең Мөфтиләр шурасы хәбәр итте.

Округның мөселман җәмгыяте рәисе, иҗтимагый палата әгъзасы Рамил Фәсхетдинов гуманитар миссиянең волонтеры Баха Хәсәнов белән очрашты һәм җәмгыять активистлары җыйган ярдәмне тапшырды. Йөк составына хәрбиләрнең көнкүрешен җиңеләйтү һәм алар турында кайгыртуны белдерү өчен барлык кирәкле әйберләр – маскировка челтәрләре, медикаментлар, юрганнар, эчке кием, гигиена чаралары һәм тәм-томнар кергән.

Бу Мәскәү өлкәсе мөселманнарының масштаблы хәйрия эшчәнлегенең чираттагы этабы. Алар системалы рәвештә гуманитар ярдәм җыю оештыра, хәрбиләргә рухи ярдәм күрсәтә, шулай ук госпитальләрдә дәваланучы яраланган егетләргә булыша.

«Аллаһ Тәгаләдән әлеге игелекле эштә катнашучыларның барысына да савапларын бирүен сорыйм! Аларга барлык игелекле эшләрендә уңыш юлдаш булсын!» - диде Рамил хәзрәт.

Ссылка на первоисточник
наверх