На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Владимир
    Нихрена не понял, что там написано??? Может быть они между собой договариваются убивать русских???Арчада Коръәни Кә...
  • Evgenija Palette
    Пошли на Х... Пишите на Государственном языке...Кайбыч районы Хуҗ...
  • Сергей Кашапов
    Татар информ,а где перевод?Вы чего провокацию устраиваете? У вас что вместо мозгов бараньи курдюки?Смотрите суки доиг...Рөстәм Миңнеханов...

Чаллы активистлары хәрби госпитальләргә җибәрү өчен җылы аяк киемнәре тегә

Чаллыда Кама автомеханик техникумы хезмәткәрләре махсус хәрби операциядә яраланып кайткан хәрбиләргә җылы аяк киемнәре тегә. Солдатлар үзләре сораган. Бу хакта «Шәһри Чаллы» сайтында Лилия Хәбибҗанова яза.

«Безгә махсус хәрби операциядә кулы яраларган бер хәрби килде. Кулы ачык, өшеп йөри. Аларга Илизаров аппаратлары, төрле боҗралар куялар бит.

Без аңа киеп куяр өчен җайланма тегергә булдык. Икенче юлы аягы яраланган дусты килде. Аңа да җылы аяк киеме тегеп бирдек. Аяк киемнәре бик уңайлы, болоннан ясалган, табанына җылы булсын дип иске дублёнкаларны кисеп җәябез. Планда шундый ук сапогиларны госпитальләргә дә җибәрү», - ди волонтёр, Кама автомеханик техникумы бухгатеры Дамира Юрина.

Техникум хезмәткәрләре атна саен шимбә көнне очраша. Бер бүлмәдә 4 тегү машинасы. Алар 9-17 сәгатькә кадәр тегү белән мәшгуль.

«Хәрбиләр өчен йоклау капчыклары, носилкалар, яңгырдан саклаучы плащлар да тегәбез. Соңгы тапкыр махсус хәрби операция зонасына флистан тегелгән 200 куртка, 100дән артык йоклау капчыгы, 50дән артык носилка тегеп җибәрдек», - ди Дамира Юрина.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх