На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Казанда Кәрим Тинчурин театры бинасын реставрацияләүгә әзерлек эшләре башланды

Казанда Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры бинасын реставрацияләү проекты ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты каравына тапшырылды.

«Проект документлары нигезендә, бинаның төзелеш конструкцияләренең техник торышы чикләнгән рәвештә эшкә сәләтле дип бәяләнә», - дип хәбәр итә комитетның матбугат хезмәте.

Проект буенча, корылманың нигезен ныгыту, шулай ук түшәмәләрне көчәйтү күздә тотыла. Моннан тыш, подрядчы алдында кирпеч стенаның бөтенлеген торгызу, диварларның гидроизоляциясен башкару, түбәсен, инженерлык системалары җайланмаларын һәм җиһазларын ремонтлау бурычы тора.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх