На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    ТЕПЕРЬ УЖЕ ЖИДЫ СТАЛИ ПРОПОГАНДИРОВАТЬ ИСЛАМ...Россия ислам инст...
  • Андрей Зарубкин
    Разве татары в России не знают русский язык?Ләйлә Фазлыева Та...
  • Андрей Зарубкин
    Здесь общаются на русском языке!Рөстәм Миңнеханов...

2026 елда балалар белән чит илгә бару кагыйдәләренә үзгәреш керә

2026 елның 20 гыйнварыннан 14 яшьтән кечерәк балалар бары тик чит ил паспорты булган очракта гына Россия чигеннән чыга алачак. Бу документ хәтта Абхазиягә, Белоруссиягә, Көньяк Осетиягә, Казахстанга һәм Кыргызстанга барганда да мәҗбүри була. Хәзер исә бу республикаларга бару өчен Россия паспорты да ярый.

Әгәр Татарстан халкы бала белән 2026 елның 20 гыйнварына кадәр туу турындагы таныклык буенча Россиядән читкә китәргә уйласалар, бу документ буенча өйләренә дә кайта алачак.

Сәяхәт вакытында туу турында таныклык югалса яки бозылса, шулай ук чит илдә вакытта балага 14 яшь тулса, Россия консуллыкларына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Алар илгә кайту өчен чит ил паспорты теркәргә булышачак.

Әгәр татарстанлылар 14 яшькә кадәрге бала белән сәфәр планлаштырса, китәргә кимендә бер ай кала чит ил паспортын рәсмиләштерергә кирәк. Гаризаны ата-ана яки законлы вәкил генә бирә ала. Моны «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша, Күп функцияле үзәктә яки Эчке эшләр министрлыгының миграция мәсьәләләре бүлегендә эшләргә мөмкин.

14 яшьтән өлкәнрәк балаларга алда санап үтелгән биш республикага барганда Россия паспорты булу да җитә.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх