На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Сургут шәһәрендә «Сургут – безнең уртак йортыбыз» проекты кысаларында тематик чара була

16 февральдә Сургут шәһәре Мәдәният үзәгендә «Сургут – безнең уртак йортыбыз» проекты кысаларында «Чикләрсез мәдәният» дип аталган тематик чара була. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Чара кысаларында тамашачылар һәр милләтнең әдәбияты белән таныша алачак. Проектта катнашучылар туган телләрендә шигырьләр укыячак, шулай ук кунакларны концерт номерлары белән сөендерәчәк.

Шәһәр Мәдәният үзәге коллективы җитди әзерлек эшләре алып бара, диелә хәбәрдә.

Ссылка на первоисточник
наверх