Татарстан башкаласындагы «Ак Барс Арена» стадионында Россия Федерациясе генераль прокуроры Кубогына IV бөтенроссия җәядән ату ярышлары узачак. Турнирны Россия генераль прокуроры Игорь Краснов ачып җибәрәчәк, дип хәбәр итә вакыйганы оештыручылар.
Россиянең төрле почмакларыннан килгән 600дән артык егет һәм кыз ике яшь категориясендә берничә дисциплина буенча 50, 60 һәм 70 метр дистанциягә атуда ярышачак.
Спортчылар шәхси ярышларда да, команда ярышларында да осталыгын күрсәтәчәк.Ярышны ачу тантанасы 22 сентябрьдә була. Чараның хедлайнерлары буларак Россия башкаручылары NILETTO, Иван Дмитриенко һәм Диана Анкудинова чыгыш ясаячак.
Кунакларны интерактив зоналар һәм күңел ачу өчен активлыклар көтә. Чарага килү өчен теркәлү мәҗбүри. Бу бушлай. Билетларны рәсми сайтта сатып алырга була.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии