На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Бүген Татарстан хаҗилары Мәккәдә хаҗның төп өлешен тәмамлый

Бүген, 16 июньдә, Татарстаннан хаҗ кылучылар хаҗның төп өлешен тәмамлый. Зөлхиҗҗә аеның унынчы көнендә мөселманнар Корбан гаетен бәйрәм итә. Бу көнне хаҗилар Җәмәрат баганасына 7 таш ыргытырга, чәчен кисәргә, ихрамнан чыгарга һәм әл-Хәрам мәчетендә тәваф кылырга тиеш, дип яза «Татар-информ».

Шайтанга таш ату йоласы нигезенә Ибраһим пәйгамбәрнең тарихы салынган. Ул, Аллаһы Тәгалә кушуы буенча, үз улын корбан итәргә бара. Юлда аңа шайтан очрый, ул пәйгамбәрне үгетләргә тырыша, әмма Ибраһим шайтанга ташлар ыргыта.

Дөньядагы иң зур Әл-Хәрам мәчетендә тәваф кылалар - бу хаҗ вакытында Кәгъбә ташы тирәли сәгать юнәлешенә каршы әйләнү. Һәр боҗра Кара таштан «Бисмилләһи, Аллаһү әкбәр» дигән сүзләрне әйтү белән башланып китә һәм шуның белән тәмамлана.

Сөннәт буенча, хаҗилар Кара ташка мөмкин кадәр якынлаша, куллары белән аңа кагыла яки аны үбәләр, әмма бу тирә-юньдәгеләргә зыян китермәскә, этеш-төртеш китереп чыгарырга тиеш түгел. Андый гамәл зур хата санала.

Татарстаннан хаҗиларын ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы җибәргән табиблар озатып йөри. Хаҗ дәвамында белгечләр хаҗиларның сәламәтлеген күзәтә, алар барлык кирәкле җиһазлар һәм дарулар белән тәэмин ителгән. Медицина пунктлары тәүлек буе эшли. Быел табиблар төркеме реаниматологлар һәм психиатр белән көчәйтелде.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, бер көн алдан, 15 июньдә, Татарстан хаҗилары Гарәфәт үзәнендә дога кылды. Узган төнне хаҗилар Мүздәлифә үзәнендә ачык һавада уздырды, аннары кире Минага кайтты.

Фотографияләрне һәм видеоны Шамил Садыйков тәкъдим итте.

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх