На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Ижевскида төбәк ифтары булды

Бүген, 4 мартта Ижевск шәһәрендә ел саен үткәрелә торган төбәк ифтары узды. Төбәк ифтары Удмуртия Республикасында яшәүче төрле милләт кешеләрен берләштерүче мөһим вакыйга булып тора. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары – Россия төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев, Удмуртия башлыгы һәм хөкүмәте администрациясе җитәкчесе Александр Журавлев, Удмуртия милли сәясәт министры Эдуард Петров, Ижевск шәһәре башлыгы Дмитрий Чистяков, Удмуртия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти Фәиз хәзрәт Мөхәммәтшин, Пермь крае мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти Әнвәр хәзрәт Аблаев һәм башкалар катнашты.

Данис Шакиров мәҗлестә катнашучыларны Изге Рамазан ае белән тәбрикләде һәм Удмуртия мәктәпләренә һәм балалар бакчаларына Татарстан Рәисенең махсус буләкләрен тапшырды.

Ул шулай ук Удмуртия Республикасы Воткинск шәһәре җирле татар милли-мәдәни мохтарияте әгъзасы, эшмәкәр, иганәче Рәүф Кашаповны Бөтендөнья татар конгрессы медале белән бүләкләде. Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хаты Балезино бистәсе мәчете имамы Таһир Энтентеевка, Можга шәһәре мәчете имамы Таһир Тимергалиевка һәм Удмуртиянең татар эшмәкәрләре клубы әгъзаларына тапшырылды.

Фото: © https://tatar-congress.org/

 

Ссылка на первоисточник
наверх