Бүген «Ак Барс» хоккейчылары Мәскәүнең «Динамо» командасын 5:2 исәбе белән җиңде. Матч Мәскәүдә узды.
Командалар плей-офф этабының киләсе раундына чыгар өчен көрәшә. Дүрт тапкыр җиңгән команда алга таба үтә, ә җиңелгәне Гагарин Кубогы өчен көрәштән төшеп кала. Бүген «Динамо» – «Ак Барс» сериясенең беренче уены булды, Казан командасы исәбендә бер җиңү бар.
Беренче периодның алтынчы минутында, «Ак Барс»ның күпчелектә уйнаган вакытында, команда капитаны Дмирий Яшкин исәпне ачты (0:1). Унбишенче минутта Эрик О’Делл «Динамо» капкасына икенче алканы кертте (0:2). Эрик О’Делл 2021-2024 елларда үзе дә «Динамо» уенчысы иде.
Икенче периодның унтугызынчы минутында, «Ак Барс» азчылыкта уйнаганда, «Динамо» уенчысы Седрик Пакетт гол кертте (1:2).
Өченче периодның унберенче минутында «Ак Барс» сакчысы Митчелл Миллер Мәскәү командасы капкасына өченче алканы кертте (1:3). Ундүртенче минутта «Динамо» һөҗүмчесе Павел Кудрявцев командасының артка калышуын киметте (2:3). Уналтынчы минутта Максим Комтуа исәпне тигезләде (3:3). Унтугызынчы минутта Илья Сафонов Казан командасын яңадан алга чыгара алды (3:4). Соңгы секундларда Дмитрий Яшкин алканы «Динамо»ның буш капкасына кертте (3:5).
Командалар составы:
«Динамо»
- Моторыгин (Подъяпольский);
- Гусев – Уил – Сикьюра, Сизов – Ожиганов;
- Комтуа – Пакетт – Рашевский, Пыленков – Менелл;
- Слепышев – Михеев – Швец-Роговой, Адамчук – Сергеев;
- Кудрявцев – Ильенко – Джиошвили (Римашевский), Кудашов.
«Ак Барс»
- Билалов (Мифтахов);
- Барабанов – Сафонов – Галимов, Лямкин – Марченко;
- Петан – Семёнов – Яшкин, Фальковский – Миллер;
- Пустоёров – О’Делл – Бровкин, Князев – Яруллин;
- Дыняк – Кателевский – Җамалтдинов, Лучевников – Ст.Терехов.
Киләсе уен да Мәскәүдә узачак. «Динамо» – «Ак Барс» матчы 14 апрель көнне 19:00 сәгатьтә башлана.
Свежие комментарии