На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    ЧТО ЭТО ЕЩЕ ЗА ВЫЛАЗКИ, ГДЕ ЭТО НИКОМУ НЕ НУЖНО? ГОВОРИТЕ НА ГОСУДАРСТВЕННОМ В РОССИИ, РУССКОМ ЯЗЫКЕ... Да и просто, ...Рөстәм Миңнеханов...
  • Николай
    А почему нет перевода?Рөстәм Миңнеханов...
  • Терехов Олег
    Хоть и не прочитал что написано один хрен ей доверия нетЭлла Памфилова Ка...

Татарстанның Югары Ослан районы хәрбиләргә 100нче ярдәм автоколоннасын җибәрде

Татарстанның Югары Ослан районы Куралово авыл җирлегеннән махсус хәрби операция зонасына «Фронтка ташучылар» фонды һәм муниципалитет волонтерлары тарафыннан оештырылган шефлык ярдәме һәм хәрбиләргә бүләкләр белән 100нче автоколонна юл тотты.

«100нче колонна йөген төяүдә булдым. Хисләр бик көчле. Махсус хәрби операциядәгеләргә ярдәм итү өчен төрле буын кешеләренең берләшүе тәэсирләндерә.

Куралово урта белем бирү мәктәбе укучыларыннан алып 85 яшьлек волонтерларга кадәр. Иң мөһиме, бу кешеләр моны ни өчен эшләгәннәрен бик яхшы аңлый. Битараф булмаган барлык кешеләргә, мондый волонтерлык хәрәкәте белән шөгыльләнүче һәм аңа ярдәм итүче барлык җирлек башлыкларына зур рәхмәт. Фронтта өйдән бу хәбәрләрне бик көтәләр», - дип белдерде «Татар-информ» журналистына РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы, ТР «Динамо» физик культура һәм спорт җәмгыяте рәисе киңәшчесе Ольга Павлова.

Ярдәм яу кырының төрле участокларында булган хәрбиләргә китереләчәк. Мондый ярдәм ай саен җибәрелә башлады. 2022 елның көзендә өлешчә мобилизация игълан ителгәннән бирле «Фронтка ташучылар» һәр ай фронтка өч-дүрт фура җибәрә.

«Татарстан «Динамо» физик культура һәм спорт җәмгыятенең Фронтка ташучылар» фонды белән килешүе имзаланды, һәм без аларга ярдәм җибәрүне оештыруда мөмкин булганча ярдәм итәбез», – дип белдерде Ольга Павлова.

Элегрәк ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык Юлламасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүгә мөһим өлеш керткән өчен волонтерларга рәхмәт белдерде. «Кешеләр моны үз тирәсендә шундый ук битараф булмаган гражданнарны берләштереп, фикердәшләрдән тулы бер командалар җыеп ихлас күңелдән һәм чын йөрәктән эшли», - дип искәртте республика җитәкчесе.

Соңрак Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү турында сөйләде. «Гуманитар ярдәм буенча зур эш алып барыла. Һәр шәһәргә, һәр муниципалитетка барабыз, эшлибез. Халык һәм компанияләр ярдәм җыю буенча актив эшли. 4389 тонна ярдәм җыеп җибәрелде», - дип билгеләп үтте ул.

Ссылка на первоисточник
наверх