На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Санкт-Петербургта рәссам Илмира Баһаветдинованың күргәзмәсе ачыла

3-17 июльдә «Краски жизни» галереясендә «Илмира Баһаветдинова. 25 ел Муза» күргәзмәсе узачак. Бу хакта Татарстанның Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге хәбәр итә.

Илмира Баһаветдинова – ике тапкыр Татарстан һәм Калмыкиянең атказанган артисты. 2003 елдан ул чакырылган солист буларак «Анна Павлова исемендәге рус балеты» театрында эшли.

Баһаветдинова инде күп еллар дәвамында рәссам, сынлы сәнгать остасы һәм фотографлар өчен муза булып тора. Күргәзмәдә артистның сурәте төшерелгән танылган шедеврлар да, бию вакытында пуантлар ярдәмендә балерина үзе язган картиналар да тәкъдим ителәчәк.

Әлеге үзенчәлекле юнәлеш Санкт-Петербургта гына түгел, Сочи, Псков һәм Дубай кебек башка шәһәрләрдә дә тамашачылар арасында танылу яулаган.

Күргәзмә Петроград ягындагы зур проспект, 7/4 йорт (керү төп урамнан) адресы буенча ачылачак.

Ссылка на первоисточник
наверх