4 октябрьдә 19.00 сәгатьтә Татарстан Милли китапханәсенең MOÑ мәйданчыгында «Сосна чабатасы» фильмын тәкъдим итәчәкләр.
«Бу кичә Татарстанга билгеле булган чабата биюенә багышлана. Аның үзенчәлеге – ритмда. Кичәдә фильм, бию перформансы була һәм чабата биюен биергә өйрәтәләр. «Сосна чабатасы» фильмын төшергән төркем әлеге бию аеруча популяр булган авылларның берсе – Балтач районындагы Түбән Сосна авылына барды.
Сүз уңаеннан, элек чабатаны ир-атлар гына биегән», – дип хәбәр итә чараның оештыручылары.
Свежие комментарии