На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Самараның «Яктылык» мәктәбе халык мәдәнияте фестиваль-бәйгесендә катнашты

5 апрельдә Самара шәһәре «Яктылык» мәктәбенең А.М.Сурина җитәкчелегендә «Йолдыз» бию театры «Этнографик серпантин» халык мәдәнияте уен фестиваль-бәйгесенең шәһәр этабында уңышлы чыгыш ясады. Бу хакта «Самар татарлары» сайты хәбәр итә.

Ел саен үткәрелә торган фестиваль сигезенче мәртәбә узды һәм кунакчыл мәктәпкә 397 катнашучыны, 500дән артык ата-ананы һәм педагогларны җыйды.

«Йолдыз» бию театры VII «Этнографик серпантин» халык мәдәнияте уен фестивалендә катнашты һәм призлы урыннар яулады:

II сыйныф - II дәрәҗә лауреат.

I сыйныф — III дәрәҗә лауреат.

III-IV сыйныфлар - III дәрәҗә лауреат.

Олылар - II дәрәҗә лауреат.

«Сабантуй» - I дәрәҗә лауреат.

 

Ссылка на первоисточник
наверх