На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • valeri bolgov
    Меня одолевают не приятные сомнения, почему на русском сайте статьи на татарском языке. Это что, татарский сайт или в...Бөтенроссия авыл ...
  • Анна Эржибова
    Пора учить татарский,кроме башки мастер ничего не понялаРоберт Миңнуллин ...
  • Андрей Зарубкин
    Здесь общаются на русском языке!Талия Миңнуллина ...

20дән артык казанлы «Казан парклары һәм скверлары өчен тавыш бир» конкурсында җиңде

«Казан парклары һәм скверлары өчен тавыш бир» конкурсы тәмамланды. Анда 5 меңнән артык шәһәр кешесе катнашты. Алар арасында 16е модельле ун iPhone смартфоны, Надежда Кадышева һәм «Руки Вверх» төркеме чыгышларына билетлар, Камал театрының яңа бинасында узачак спектакльләргә билетлар һәм глэмпингта ял итү өчен сертификатлар уйнатылды.

Дүрт тапкыр призлар уйнатуда 21 җиңүче билгеләнде.

Кичә, 12 июньдә, дүртенче тапкыр бүләкләр уйнатылды. «ВКонтакте»дагы шәхси битләренә тавыш бирү турында скриншотлар урнаштырган катнашучылар арасында 16е модельле өч iPhone смартфоны, «Руки Вверх» төркеме, Надежда Кадышева концертына чакыру билетлары, Камал театрының яңа бинасындагы спектакльләргә билетлар уйнатылды. Призлар уйнату «Казан парклары һәм скверлары» төркемендә узды.

Соңгы бүләкләр уйнатуда Алсу Хәмәтшина (Рихард Зорге урамындагы Дан скверы өчен тавыш биргән), Айгөл Нуриева (Олы Чуйково күле өчен тавыш биргән), Гүзәлия (Нокса урманы өчен тавыш биргән), Регина Ведерникова (Мәскәү базары янындагы сквер өчен тавыш биргән), Алексей Мәйданов («Эрмитаж» скверы өчен тавыш биргән), Виктория Витальевна (Имәнлек урамындагы урманны төзекләндерү өчен тавыш биргән), Рамилә Зөбәерова (булачак «Тулпар» метро станциясе каршындагы сквер өчен тавыш биргән) һәм Ләйсән Хәмидуллина (Лукин урамындагы променад өчен тавыш биргән) җиңде.

Конкурс gorodsreda.tatar.ru сылтамасы аша Дәүләт хезмәтләре порталында яңа парк яки иҗтимагый киңлек өчен тавыш биргән һәркем өчен үткәрелде.

Конкурста катнашу өчен түбәндәге шартлар үтәлергә тиеш иде:

  • 12 июньгә кадәр сылтама аша узып ТР Дәүләт хезмәтләре порталында Казанның яңартырга кирәк булган паркы өчен тавыш бирергә;
  • тавыш бирүне раслап скриншот ясарга (тавыш биргәннән соң күрсәтелә).
    Элегрәк тавыш биргән очракта Дәүләт хезмәтләреннән «Сораштыру узылган» дигән скриншот күрсәтергә;
  • скриншотны 12 июньнең 20:00 сәгатенә кадәр ВКонтактедагы шәхси биттә «Мин _ _ _ өчен тавыш бирдем» (сайланган паркны күрсәтергә) дип язып һәм #голосуюзаказань #паркиказани хэштегларын куеп урнаштырырга;
  • ВКонтактеда шәхси аккаунт ачык, кимендә 30 көн элек теркәлгән һәм 14 яше тулган һәм паспортында Казан пропискасы яки теркәлүе булган физик затныкы булырга тиеш.

Барлык нечкәлекләр конкурсның нигезләмәсендә язылган иде. Бүләк уйнатуда җиңүчеләрне 9 июньнән 12 июньгә кадәр «Вконтакте»дагы «Казан парклары һәм скверлары» төркемендә туры эфирда игълан иттеләр.

Тавыш бирү өчен Казанның төрле районнарда урнашкан 32 иҗтимагый киңлек тәкъдим ителде. Моннан тыш, казанлылар үз вариантын да тәкъдим итә алды. Тавыш бирүдә җиңгән объект киләсе елга төзекләндерү программасына кертү өчен өстенлекле проект булачак.

Тавыш бирү «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында оештырылды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Дәүләт Советының әлеге илкүләм проект өчен җаваплы комиссиясен җитәкли.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх