На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Сергей Еремин
    ?777777Казанда «Биш буын...
  • Николай
    На не понятном языке обсуждается где дом взорвать?Филармония директ...
  • Николай
    Почему перевода нет? Здесь террористы обсуждают свои планы?Мамадыш журналист...

Түбән Кама волонтерлары махсус хәрби операция ихтыяҗларына 52нче автомобильне тапшырды

Түбән Кама волонтерлары махсус хәрби операция ихтыяҗларына 52 нче автомобильне тапшырды. Кагыйдә буларак, автомобильләрне Түбән Кама һәм Түбән Кама районының битараф булмаган халкы бирә. Бу хакта http://nkamsk-rt.ru сайтында Фәридә Зарипова яза.

«Гуманитарка. Татарстан» төркеме волонтерлары беренче көннәрдән махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итә.

Гуманитар йөк җыюдан тыш, беренче чиратта, волонтерлар фронт өчен кирәкле машиналарны төзәтә. Эшләр бушлай башкарыла.

Транспортны әзерлиләр, ә хәрби хезмәткәрләр, ялга кайткач, машинаны алып китәләр. Менә бүген дә хәрбигә чираттагы автомобильне тапшырдылар. «Лис» кушаматлы хәрби фронт өчен машинаны беренче тапкыр кабул итеп ала. Ир-ат мондый техникага алгы сызыкта һәрвакыт ихтыяҗ бар, ди.

«Хәрби бурычларны үтәү, сугышчан комплект, азык-төлек һәм шәхси состав китерү өчен. Машиналар нәкъ менә тулы приводлы кирәк. Һәм без битараф булмаган барлык кешеләргә дә бик рәхмәтле, алар безнең турыда онытмыйлар», — дип рәхмәт белдерде «Лис».

Волнтерлар ярдәм итәргә теләүчеләрнең барысына да мөрәҗәгать итә. Бәлки, кемнеңдер ишегалдында инде үзенә кирәк булмаган, иске машинасы торадыр. Аны «Ролис» үзәгенә тапшырырга мөмкин, анда осталар аны тәртипкә китерәчәк һәм хәрбиләргә тапшырачак.

Автомобильләрдән тыш «Гуманитарка. Татарстан» төркеме гуманитар йөк җыя — бу төзелеш материаллары, фронтка кирәкле инструментлар, азык-төлек продуктлары, медикаментлар.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.

com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх