На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

• Evgenija Palette
Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
• Владимир Константинович
Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
• Evgenija Palette
И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...

Болгар ислам академиясе Казанга күченергә җыенмый

Болгар ислам академиясенең Казан үзәгенә күчәргә мөмкин булуы турында мәгълүмат чыккан иде. Академия ректоры Фәрхәт Хөснетдинов бу сүзләргә карата аңлатма бирде. Ул хәбәр иткәнчә, республика башкаласында уку йортының филиалы ачылырга мөмкин, әмма әлегә бинаның кайда урнашуы турында да, аның эскизлары да юк.

Болгар ислам академиясенең Казан филиалын булдыру әлегә фикер алышу һәм карау стадиясендә.

«[Татарстан башкаласында] Болгар ислам академиясе бинасын төзү турындагы имеш-мимешләргә килгәндә, академиянең Казан филиалын эшләтеп җибәрү мәсьәләсе карала һәм ул фикер алышу стадиясендә. Әлегә Казан студентлар төркемен укыту өчен Казанда филиал булдыру күздә тотыла. Мондый идея абитуриентларның күп булуы аркасында барлыкка килде, әмма бу мәсьәләне хәл итүнең ахыргы чишелеше юк», – дип аңлатты журналистларга Фәрхәт Хөснетдинов.

Унҗиденче июньдә Болгар ислам академиясендә рәсми рәвештә кабул итү кампаниясе башлана.

«<...> абитуриентларны җәлеп итү буенча эшне без һәрвакыт алдан башлыйбыз, һәм бүгенге көндә инде барлык укыту юнәлешләре буенча 96 гариза (магистратура — 48, докторантура — 22, теология буенча магистратура — 26) бар. Һәм без Академиягә керергә теләүчеләр санының шактый артуын күрәбез», – диде уку йорты җитәкчесе.

Аның сүзләренчә, ел саен чит ил кешеләреннән гаризалар саны арта бара. Быел Сүрия абитуриентларыннан 16 гариза килгән — алар барысы да Дәмәшкъ университетын тәмамлаучылар. Болгар ислам академиясендә Мисыр, Кытай, Сенегал, Индонезиядән, шулай ук традицион рәвештә БДБ илләреннән укырга теләүчеләр бар.

Кабул итү кампаниясе башланганчы ук магистратурада бер урынга конкурс ике кеше тәшкил итә, теологиягә — өч. «Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, хәзер үз вузларында диплом эшләрен яклаучы дөньяви ислам югары уку йортларын тәмамлаучылар әле документлар тапшырмаган», – дип өстәде спикер.

«Болгар ислам академиясе штат режимында үсә һәм эшли», – дип нәтиҗә ясады БИА ректоры.

Ссылка на первоисточник
наверх