На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Минзәләдә боз астына төшеп киткән балыкчыны коткарганнар

Бүген Минзәлә районының Дусай-Кичү авылы янындагы Ык елгасында балыкчы ярдан 200 метр ераклыкта боз астына төшеп киткән. Һәлакәт урынына кичекмәстән һава судносында коткару хезмәтләре җибәрелгән.

«Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә хәбәр итүләренчә, коткаручылар 38 яшьлек балыкчыга ярга чыгарга ярдәм иткән.

Ир-атны хастаханәгә илтү кирәк булмаган.

Килеп чыккан хәлнең сәбәбе – куркынычка карамастан, эреп ватыла башлаган язгы бозга чыгу.

Ссылка на первоисточник
наверх