Мәскәү өлкәсенең Лапино авылында билгесез кеше Дәүләт Думасы депутаты ярдәмчесе Шерип Аликхаджиевка утлы коралдан берничә тапкыр аткан.
РИА Новости агентлыгы хәбәр иткәнчә, яраланган ир-атны хастаханәгә озатканнар. Хәзер ул реанимациядә.
Үтерергә омтылу маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Урында тикшерүчеләр һәм криминалистлар эшли, гильза һәм пуляларны алганнар.
Җинаятьченең шәхесе ачыклана.
Свежие комментарии