Һава һөҗүменнән саклану системасы бер төн эчендә Украина пилотсыз очу аппаратларының масштаблы һөҗүмен кире кайтарган. Бу хакта РФ Саклану министрлыгында хәбәр иттеләр.
Саклану ведомствосы мәгълүматлары буенча, Курск өлкәсендә - 34, Орел өлкәсендә - 30, Липецк өлкәсендә - 18, Калуга өлкәсендә - 7, Ростов өлкәсендә һәм Азов диңгезе акваториясендә - дүртәр, Тамбов өлкәсендә һәм Мәскәү төбәгендә - өчәр, Брянск өлкәсендә – 1, Воронеж һәм Тула өлкәләрендә берәр пилотсыз очкыч юк ителгән.
Брянск өлкәсе губернаторы Александр Богомаз Telegram-каналда хәбәр иткәнчә, төбәктә Украина пилотсыз очу аппаратлары һөҗүме нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр һәм җимерелгән объектлар юк. Липецк өлкәсе башлыгы Игорь Артамонов сүзләренчә, дроннар һөҗүме нәтиҗәсендә төбәктә корбаннар һәм җимерелүләр булмаган. Орел өлкәсе губернаторы Андрей Клычков раславынча, өлкәдә шулай ук кешеләр дә, объектлар дә җитди зыян күрмәгән.
Свежие комментарии