На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Николай
    А почему перевода нет? ФСБ-шники, вы куда смотрите? Тут террористы свои планы обсуждают, а вы и ухом не ведёте.Төмән өлкәсендәге...
  • Татьяна Рублева
    твоя моя не понимает!Татарстанда кешел...
  • Сергей Еремин
    ?777777Казанда «Биш буын...

Алабугада Хәтер мәйданын үзгәртеп кору эшләре бара

Алабугада Хәтер мәйданын үзгәртеп кору эшләре бара. Бу хакта «Алабуга нуры» газетасы яза.

Бөек Җиңүнең юбилее алдыннан биредә иске брусчатканы яңасына алыштырдылар, ә мемориалны Бөек Ватан сугышында катнашучыларның исемнәре уеп язылган гранит плитәләр белән тышладылар. Моннан тыш, комплекс территориясендә заманча яктырту барлыкка килде, ансамбльнең өске өлешендәге һәйкәлләр тирәсен яңарттылар һәм инженерлык челтәрләрен алыштырдылар.

Хәзер эшләр дәвам итә. «Ярдстрой» җәмгыяте проекты җитәкчесе Айрат Гатин хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта белгечләр Мәңгелек ут яна торган мемориалга яңа гранит плитәләр сала. Өч сантиметр калынлыкта булган һәр плитәнең үлчәме 60×90 см тәшкил итә. Параллель рәвештә аудио язмалар өчен декоратив рәшәткәләр монтажлана, шундый ук рәшәткәләр стела янында да урнаштырылган.

Иске гранит өслек 30 елдан артык хезмәт иткән. Материаллардагы аерма һәм табигый таушалу аркасында плитәләр таркала башлаган. Яңа гранит чыдамрак, моннан тыш, бердәм стильдә эшләнгән, диелә хәбәрдә.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх