На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Прекратите ОСКОРБЛЯТЬ СЛУХ этой "Х"... ОБЩАЙТЕСЬ НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ на ГОСУДАРСТВЕННОМ КАНАЛЕ... ( осто-..бли)...Миләүшә Хәйруллин...
  • Александр Пятнистый
    Ваш старший брат идет против вас, и против младшего брата- это гражданская война...он покрывает преступные действия с...Рөстәм Миңнеханов...
  • Елена Таюрская
    это что такое? в России пишите на русскомКамал театрында җ...

Татарстанлыларга көчле кар яуганда иминлек чаралары турында искәрттеләр

Татарстанда 10 һәм 11 гыйнварда көчле кар яву көтелә. Трассаларда кар өемнәре барлыкка киләчәк. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында начар һава торышы шартларында үтәлергә тиешле иминлек чаралары турында искәрттеләр.

Начар һава торышы күп санлы аварияләргә, юлларда хәрәкәт чикләнүгә, түбәләрдән кар төшүгә һәм электр линияләре өзелүгә китерергә мөмкин.

Машиналарны яхшы ныгытылмаган конструкцияләрдән ераграк куярга һәм түбәләрдән кар яки боз төшә ала торган участокларга якын килмәскә кирәк.

Машина йөртүчеләргә юлга чыгар алдыннан автомобильне яхшылап әзерләргә, бак тутырып ягулык салырга, җылы киемнәр, көрәк, фонарь,телефон өчен зарядка, ризык һәм су алырга киңәш итәләр. Шулай ук якыннарга маршрутны һәм кире кайтуның якынча вакытын хәбәр итү мөһим. Ашыгыч ярдәм кирәк булган очракта 112 номерына шалтыратырга була.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх