На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Фигуралы шуучы Алинә Заһитова Казанда БРИКС Уеннары илчесе булачак

<p>Фигуралы шуу буенча Олимпия уеннары чемпионы Алинә Заһитова БРИКС илләре Спорт уеннары илчесе булачак. Уеннар бер атнадан соң Казанда башлана.</p> <p>«Алинә Заһитова 6 июньдә БРИКС Уеннары илчесе буларак тәкъдим ителәчәк», - дип белдерде РИА Новости агентлыгына чыганак һәм багышлау тантанасында бокс буенча Олимпия чемпионы Александр Поветкинның да катнашачагын искәртте.

</p> <p>Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы «Рубин-2» футбол командасының (Казан «Рубин»ы фарм-клубы) баш тренеры Гёкдениз Карадениз һәм нәфис гимнастика буенча дөнья чемпионы, Россиянең атказанган спорт мастеры Яна Батыршинаның БРИКС илләре Спорт уеннары илчесе булуы хакында хәбәр иткән иде.</p> <ul> <li>БРИКС Уеннары 12-24 июньдә уза, ярышларда 5 меңгә якын спортчы катнаша, 387 комплект медаль уйнатыла. Оештыру комитетының күптән түгел узган утырышында РФ вице-премьеры Дмитрий Чернышенко белдергәнчә, БРИКС Уеннарында 97 ил катнашачагын раслаган.</li> </ul>

 

Ссылка на первоисточник
наверх