На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Владимир Евдокимов
    Хрен поймешь, что он говорит, хотя я татаринМөхәммәтшин: Тата...
  • Evgenija Palette
    Сдается мине, Беня.... что после ЭТОЙ ПОХАБНОЙ ИНВАЗИИ приблудных "Соотечественников", и ЭТИМ НЕ СДОБРОВАТЬ...Буа мөхтәсибәтенд...
  • Evgenija Palette
    ПОШЛИ НА "Х"... ГОВОРИТЕ НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ... ИЛИ ВООБЩЕ ЗАТКНИТЕСЬ...Буа мөхтәсибәтенд...

Миңнеханов Татарстан Арбитраж судын банкротлык эшләренә аерым игътибар бирергә чакырды

Барлык кыенлыкларга да карамастан, Татарстан узган ел икътисади үсешне тәэмин итә алды, ә икътисади үсешкә һәм инвестицион климатка эшкуарлар бергәлегенең суд системасына ышаныч дәрәҗәсе йогынты ясый. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2025 елда республика Арбитраж суды эше нәтиҗәләре буенча киңәйтелгән киңәшмәдә белдерде.

«Татарстан Республикасы Арбитраж суды хуҗалык итүче субъектларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен ышанычлы яклауны тәэмин итә», - дип билгеләде Миңнеханов.

Ул билгеләп үткәнчә, барлык икътисади бәхәсләрнең өчтән берен банкротлык турындагы эшләр тәшкил итә. Шуңа бәйле рәвештә ТР Рәисе судны оешмаларның түләү сәләтен саклап калуга юнәлдерелгән процедураларны актив кулланырга чакырды.

«Интеллектуаль хокукларны яклау мөһим әһәмияткә ия. Интеллектуаль милек өлкәсендәге бәхәсләр намуссыз конкуренция яки хокуктан явызларча файдалану коралына әверелергә тиеш түгел, дип билгеләп үтәм. Бу темага аерым игътибар бирелүен сорыйм, чөнки бу турыдан-туры республика имиджына һәм инвестицион климатка йогынты ясый», - дип басым ясады Миңнеханов.

Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, суд карарларын үтәү мәсьәләсе актуаль булып кала. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, суд карарлары вакытында һәм тайпылышсыз үтәлергә тиеш. «Бу җәһәттән суд приставлары хезмәте белән нәтиҗәле хезмәттәшлекне тәэмин итәргә, шулай ук эшнең яңа формаларын эзләргә кирәк», – дип йомгаклады ул.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.

com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх