На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • valeri bolgov
    Меня одолевают не приятные сомнения, почему на русском сайте статьи на татарском языке. Это что, татарский сайт или в...Бөтенроссия авыл ...
  • Анна Эржибова
    Пора учить татарский,кроме башки мастер ничего не понялаРоберт Миңнуллин ...
  • Андрей Зарубкин
    Здесь общаются на русском языке!Талия Миңнуллина ...

Оныклары Гыйззәт фамилиясен саклап калган: драматург Таҗи Гыйззәт турында кызыклы фактлар

Татарстан Милли музее филиалы – Татар китабы йортында классик татар драматургы Таҗи Гыйззәтнең 130 еллыгына «Гыйззәт.130» күргәзмәсе ачылды. Ачылышта драматургның оныклары – Гөлнар, Гүзәл һәм Гөлназ Гыйззәтовалар катнашты. «Татар-информ» Таҗи Гыйззәт турында кызыклы фактлар һәм истәлекләр тәкъдим итә.

Таҗи Гыйззәт хакына оныклары дәү әтиләренең фамилиясен саклап калган

Дәү әти хакына, без, аның өч оныгы, Гыйззәт фамилиясен саклап калырга булдык. Мин - Таҗи Гыйззәтнең улы Рубинның кызы, Таҗи Гыйззәтнең улы Казбекның кызлары - Гүзәл белән Гөлназ - Гыйззәт фамилиясен йөртәбез. Өчебез дә фамилиябезне дәү әти истәлегенә калдырдык. Ярый әле ирләребез каршы килмәде», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә Таҗи Гыйззәтнең оныгы, педагог Гөлнар Гыйззәт.

Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина

Ул Таҗи Гыйззәтнең һәрвакыт үрнәк булып торуын әйтте. «Без аны беркайчан да онытмадык, хәзер дә онытмыйбыз. Кызганыч, без туганда дәү әтиебез инде исән түгел иде. Безгә дәү әти һәм аның иҗади мирасы турында иң элек дәү әниебез Мәликә сөйләде. Дәү әти әсәрләрендә булган мәкаль-әйтемнәр, канатлы сүзләр кыстырып җибәрә иде. Хәзер аңлыйм: шулай итеп ул дәү әти иҗатына карата мәхәббәт тә тудырган», - диде.

Таҗи Гыйззәт әсәрендәге канатлы гыйбарәләр туганнарының сөйләменә дә кергән

«Дәү әти 1955 елда дөньядан киткән, дәү әни 1976 елда вафат булды. Ярый әле ул дәү әти турында сөйләп калдырган, дибез. Безне дөрес итеп тәрбияләргә өлгереп калды. Аннан бик кыйммәтле мәгълүматлар белеп калдык. Һаман да искә төшерәбез.

Балачакта менә бу сүзләрне дәү әти әйткән икән дип, анализ ясамаганбыз. Дәү әтинең әсәрендәге канатлы гыйбарәләр - безнең сөйләмгә, тормышка кергән», - диде Гөлнар Гыйззәт.

Оныклары дәү әтиләренең кулъязмаларын беренче тапкыр күрде

«Күргәзмәдә тәкъдим ителгән әйберләр безнең өчен бик мөһим, чөнки алар бик күптән музейга тапшырылган булган. Дәү әтинең үз куллары белән язган документларын – кулъязмаларын беренче тапкыр күрәбез, дулкынландыргыч мизгелләр. Күргәзмәне оештыручыларга, безне чакыручыларга рәхмәт», - диде Гөлнар Гыйззәт.

Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина

Ул Таҗи Гыйззәтнең тормышы җиңел булмаганын әйтте. «Олы улы Үзбәк Гыйззәт Бөек Ватан сугышында һәлак булган. Дәү әниебез Мәликә Үзбәк абый турында да бик күп сөйли иде. 17 яшь тулган булган гына, яшен арттырып, сугышка китеп барган. 1942 елда танкта янган. Узган ел шул урынга - Ржев шәһәре янына бардык. Анда һәйкәл куелган. Кызганыч, әтием Рубин Гыйззәт тә иртә китте. Казбек абый безне тәрбияләүдә зур йогынты ясады, Казбек абый әтием урынына булды», - диде.

«Күп еллар Казанның 18нче мәктәбендә эшләдем. «1990 елларда татар теле күтәрелә башлагач, татар телен укытырга чакырдылар. Ләкин мин рус мәктәбендә укыдым, Казан дәүләт университетының тарих факультетын тәмамладым. Минем өчен татар телен укыту бик дәрәҗәле иде, җиңел булмады. Әмма өйрәндем һәм балаларга татар телен дә укыттым дип горурланып әйтә алам», - диде Гөлнар Гыйззәт үзе турында.

Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина

Таҗи Гыйззәтнең оныклары дәү әтиләренең туган ягы - Әгерҗе районына кайтып йөрүләрен әйтте.

«Елына берничә мәртәбә кайтып киләбез. Анда дәү әтигә багышланган музей ачылды, тантаналы чараларда да катнаштык. Бик җылы каршы алалар, музейга дәү әтидән калган экспонатларны тапшырдык. Алабугада да берничә тапкыр булганыбыз бар, мәктәптә музей эшләп килә. Казбек абый исән чагында музей оештыручылары Казанга еш килә иде, алар белән дә бергә бик күп чараларда очраша идек», - диде Гөлнар Гыйззәт.

Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина

Таҗи Гыйззәт авторлыгындагы «Башмагым» спектакленең яңа премьерасын карауларын да әйтеп үтте. «Күпме үземне хәтерлим, «Башмагым» спектакле беркайчан да сәхнәдән төшмәде», - дип өстәде ул.

«Таҗи Гыйззәт әсәрләре еш куелмаса да, аның иҗаты һәрдаим яңгырап тора»

Татарстан Милли музее филиалы – Татар китабы йорты мөдире Айдар Шәйхин классик татар драматургы Таҗи Гыйззәтнең әсәрләре һәрдаим яңгырап, ишетелеп торуын әйтте.

Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина

«Хәзерге татар театрларында Таҗи Гыйззәт әсәрләре еш куелмаса да, аның иҗаты һәрдаим яңгырап, ишетелеп тора. Ул яктан, Таҗи Гыйззәтнең иҗаты беркайчан да актуальлеген югалтмый», - диде ул драматургның 130 еллыгына багышланган «Гыйззәт.130» күргәзмәсе ачылышында.

Ул күргәзмәнең берничә төп әһәмияткә ия булуын әйтте. «Бердән, Островский урамы - Казанның әдәби урамнарының берсе, Таҗи Гыйззәт нәкъ менә шушы урамда яшәгән. Аңлашыла ки, Шәриф Камал белән Таҗи Гыйззәтне замандашлар, драматурглар, театр әһелләре, Татарстан Язучылар берлегенең идарә әгъзалары буларак та тыгыз мөнәсәбәтләр тоташтырып торган. Әлеге шәхесне берләштерүче тагын бер шәхес - Салих Сәйдәшев», - диде Айдар Шәйхин.

Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина

«Таҗи Гыйззәт - Салих Сәйдәшевның якын дусларының берсе, Шәриф Камал Сәйдәшкә дә, Таҗи Гыйззәткә дә остазрак кеше була, әмма Сәйдәш икесе белән дә дус булган. Татар китабы йортында бу иҗади тандемнарның булуы бик мөһим, әлеге исемнәрне яңгыратып торачакбыз», - диде Татар китабы йорты мөдире.

«Салих Сәйдәшев иҗатын Таҗи Гыйззәтнең әсәрләреннән башка күз алдына китереп булмый»

Салих Сәйдәшев музее мөдире Айдар Әхмәдиев сүзләренчә, Салих Сәйдәшев иҗатын Таҗи Гыйззәтнең әсәрләреннән башка күз алдына китереп булмый. «Кәрим Тинчурин кебек, зур дусты һәм иҗатташы булган Таҗи Гыйззәт тә Салих Сәйдәшев иҗатына зур йогынты ясаган. «Гөлйөзем» ариясе, «Әдрән диңгез», шулай ук «Изге әманәт», «Чын мәхәббәт», «Алсу таң» әсәрләре еш кына концертларда яңгырый. Бу дуслык, иҗатташлык әле дә дәвам итә. Салих Сәйдәшев һәм Шәриф Камал музейлары бер-берсенә теләктәшлек белдереп, ярдәм итеп тора», - диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина

Айдар Әхмәдиев Салих Сәйдәшев музее урнашкан бинада кайчандыр композитор үзе яшәгәнен, ә Татар китабы йортыннан ерак түгел урнашкан бинада кайчандыр Таҗи Гыйззәт яшәгәнен әйтте. «Символик параллельләр өстәмә мәгънә өсти. Киләчәктә дә хезмәттәшлек дәвам итсә иде дип телибез», - диде Салих Сәйдәшев музее мөдире.

«Таҗи Гыйззәткә багышланган күргәзмә эзләнү форматында әзерләнде. Әдәбиятның төрле катламнарын, вәкилләрен, шәхесләрен яңадан өйрәнергә туры килә, шуңа да фондтагы байлыкларны өйрәнү яңалык ачарга мөмкинлек бирә. Сүз уңаеннан, күргәзмәдә чынлап та кызыклы экспонатлар бар. Милли музей фондында Таҗи Гыйззәт белән бәйле өч меңгә якын музей берәмлеге саклана. Аларның күпчелек өлешен Таҗи Гыйззәтнең улы Казбек Гыйззәт тапшырган», - дип аңлатты Айдар Шәйхин.

Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина

Ул әлеге предметларның тасвирланганын искәртте. «Таҗи Гыйззәт исемен танытуга, аның мирасын саклауда, үстерүгә һәм халыкка җиткерүгә Казбек Гыйззәт искиткеч зур өлеш керткән», - дип билгеләп үтте Айдар Шәйхин.

Таҗи Гыйззәтнең улы Казбек Гыйззәт әтисенең юлын сайлап, махсус татар филологиясе факультетына укырга кергән

Галимә, текстолог Лена Гайнанова классик татар драматургы Таҗи Гыйззәтнең улы Казбек Гыйззәт турында хатирәләрен сөйләде.

«Таҗи Гыйззәтнең улы Казбек Гыйззәт белән бергә Казан дәүләт университетының татар филологиясе факультетында укыдык. Без икенче курста булганда безнең төркемгә кушылды. Ул бездән 12 яшькә өлкәнрәк иде, чөнки икенче югары белемен алды. Соңыннан гына белдем: әтисе юлын махсус сайлап, татар филологиясе факультетына укырга керергә булган. Казбек Гыйззәт тормышчан кеше иде. Практиканы тормыштан алып сөйли, шуңа да ышандыра белә иде. Аның фәлсәфәсен тыңлап калучылар - бәхетле кешеләр», - диде ул.

«Безне профессор, галим Ибраһим Нуруллин укытты. Имтихан вакытында Казбек абый теге яки бу мәсьәләгә карата үз фикерен әйтеп, Ибраһим абый белән бәхәсләшеп тә ала иде. Ибраһим абый бәхәсләшкәнне ошатып бетерми - тавышын күтәреп әйтә иде. Казбек абый аны үзенчә дөрес юлга кертергә тырышты», - дип өстәде Лена Гайнанова.

  • Татар театр сәнгате һәм әдәбияты тарихында Таҗи Гыйззәт күренекле урын били. Аның әсәрләре озак еллар буена татар сәхнәсеннән төшмәде. Композитор Салих Сәйдәшев белән иҗади тандемда туган музыкаль драмалары, Җәүдәт Фәйзи көй язган «Башмагым» музыкаль комедиясе, үткен социаль юнәлештә язылган 37 пьесасы һаман да татар сәнгатен сөючеләрнең күңелләрендә. Спектакльләрдәге җырларны исә төрле буын музыкантлар башкара.

  • Таҗи Гыйззәт исән чагында ук милли драматургиянең классигы булып таныла. Гомере буена ижтимагый эш белән дә шөгыльләнә, сугыш елларында TACCP Язучылар берлеген җитәкли.Татарстан Милли музее һәм архивын драматургның шәхси әйберләрен 1950 елларда ук җыя башлый. Хәзерге вакытта өч меңгә якын берәмлектән торган зур коллекция озак еллар буена музей саклаучыларның һәм әдипнең туганнарының, татар театрының бергә туплаган байлыгы.

  • Коллекциянең нигезен тәшкил иткән берәмлекләрне тапшыручы драматургның улы - Казбек Гыйззәт. Шулай ук Камал театрыннан, В. Гертцтан, башка оешмалардан бүләк ителгән ядкярләр бар.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх